Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Футбол стадионында уникаль вакыйга: «Рубин» җанатарлары Муса Җәлил белән «очраша»

0

«Ак Барс Арена» стадионында шигърият һәм заманча спортны берләштерүче уникаль вакыйга булган: «Рубин» футбол клубы матчы вакытында ТР Милли музееның Муса Җәлилнең 120 ел тулуына багышланган күчмә күргәзмәсе тамашачыга тәкъдим ителгән. Бүген «Рубин» «Краснодар» командасына каршы уйнады.

«Бу күргәзмә меңләгән тамашачыга герой-шагыйрьне спорт белән актив шөгыльләнүче буларак та ача. Чөнки шагыйрь турында истәлекләргә караганда, ул ике потлы герләрне чөйгән, даими рәвештә бозлы суда коенган, майкачан гына чаңгыда йөргән һәм йөзү белән дә шөгыльләнгән», – дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.

Күргәзмәне оештыручылар шагыйрьнең бу ягын футбол стадионы кебек көтелмәгән мәйданчыкта күрсәтергә булган. «Мәйданчыкны сайлау очраклы түгел: Җәлил мирасы музейларныкы һәм китапханәләрнеке генә түгел, халыкныкы булуын күрсәтергә тырыштык. Бу чын рух көченең сәламәт һәм күнегелгән тәндә генә тууына җанлы иллюстрация», ди Җәлил музей-фатиры мөдире Ленария Мөслим.

Ул Җәлилнең иҗатташ дусты Нәҗип Җиһановның истәлекләрен искә төшерде. 1941 елның кышында, Җәлил Волхов фронтына китәр алдыннан, аның Горький урамындагы 17 нче йорттагы фатирына Нәҗип Җиһанов килеп керә һәм Муса Җәлилнең трусикчан гына бозлы су юынып торган чагына туры килә. «Рухың белән генә түгел, тәнең белән дә көчле булырга кирәк. Алда безне нәрсә көткәнен кем белә. Кирәге чыгар», – дигән Җәлил шул чакта дустына.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса