АЙГА КЫРЫН КАРАМА
17 гыйнвар (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.28 сәгатьтә калка, 12.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.44 сәгать.
Бүген якын кешеләр белән күбрәк аралашу хуплана. Кышкы табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Сизү әгъзалары зәгыйфь. Башны, мине, күзләрне саклау, кан басымын контрольдә тоту зарур. Авыр физик эшләрне салмак кына башкару, аяк табаннарын саклау хәерле.
Йөрәккә файдалы ризыклар
Көнгә 9 өрек ашау стенокардия (күкрәк бакасы) өянәген булдырмаска ярдәм итә. Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәкне ныгыта. Е витаминына бай ризыкларны (яшелчә, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 тапкыр ашау йөрәк һәм кан тамырларына бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард инфарктыннан үлү куркынычын 44 процентка, иртән һәм кич 6шар чия (яки төче чия) ашау 3 мәртәбә киметә. 1 көн дә калдырмыйча бик озак вакыт буе һәркөн 5әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озайта. Көнгә 7 чәй кашыгы кура җиләге вареньесы ашаганда, йөрәк артерияләре 2,5 тапкырга ныгый. Атнага 8 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә, калий балансын торгыза, йөрәк кагуны тынычландыра. Атнага 10 әфлисун ашау йөрәкне стресслардан, организмны вируслардан саклый.
18 гыйнвар (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.30 сәгатьтә калка, 13.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.47 сәгать.
Игелекле эшләр башлау өчен уңай көн. Кәеф күтәренкелеген саклау мөһим. Бизләр системасы, җилкә, куллар, күзләр зәгыйфь. Ач тору, йоклар алдыннан аякларны салкынча суга тыгып утыру файдалы.
Инфаркттан саклану зарур (1)
1) Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә. 2) Дөрес туклану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка озайта. 3) Тәмәкене ташлау зарур, 2 елдан соң инфаркт куркынычы үз гомерендә тәмәке тартып карамаган кешеләрнеке кебек кенә булыр. 4) Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамырлары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дөнья куя.
19 гыйнвар (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.26 сәгатьтә калка, 14.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.51 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Яңа эш башламау, мөһим мәсьәләләр хәл итмәү хәерле. Иң гади көнкүреш эшләре белән генә шөгыльләнү хуплана. Бурычларны түләргә кирәк. Үзеңне үпкәләткән кешене кичерү мәслихәт. Эчәклек, аяклар зәгыйфь. Организм хәлсез, чөнки энергия сарыф ителеп беткән.
Инфаркттан саклану зарур (2)
5) Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100. Әлеге формула белән чыгарылганнан тагын 15 процентка кимесә, идеаль авырлык була, симерүдән куркырга кирәк. 6) Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә. 7) Атнага 2 тапкыр яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.
20 гыйнвар (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 29 нчы көне. 1 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.12 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 16 сәгать 15 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.54 сәгать.
Иҗади һәм уңышлы көн, айлык план төзү яхшы нәтиҗә бирә. Баш аеруча шәп эшли. Физик күнегүләр циклын башларга була. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Тешләрне кайгырту хуплана.
Күпме сок эчәргә?
Шикәр авыруыннан интегүчеләргә сок эчү белән мавыкмау хәерле. Сау-сәламәт кешегә дә чикләнмәгән күләмдә сок эчү зыянлы. Беренчедән, ул сусауны басмый. Икенчедән, сок куллануның тәүлеклек нормалары бар: нейтраль сокларны (алма, груша, слива) көненә 2 стаканнан (400 грамм), кишер, чия, цитрус сокларын исә көненә 1 стаканнан (200 грамм) артыграк эчәргә ярамый. Кишер согын күп эчкәндә, бета-каротин нормадан арта, тире “саргая”. Чия согы ашказанының кислоталылыгын арттыра. Цитрус сокларыннан исә аллергия башланырга мөмкин.
21 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.50 сәгатьтә калка, 17.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.57 сәгать.
Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү хуплана. Саранлык һәм күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит килеп чыгарга мөмкин. Вак-төяккә үпкәләргә ярамый. Нерв һәм сулыш алу системасын, тотлыгуны дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Колакларга игътибарлырак булу сорала.
Балан – тамакка дәва
1 стакан баланны изеп, 1 стакан кайнар суга салалар да, өстен томалап, 40 минут төнәтәләр. Тамак авыртканда, шул төнәтмә белән аны көненә 4 тапкыр чайкыйлар, 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
22 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.22 сәгатьтә калка, 19.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.01 сәгать.
Көрәш инстинктына бәйле көн. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Кешеләр белән аралашканда итагатьле булу сорала. Тамак, колак зәгыйфь. Теш, күзне, ревматизм, артритны дәвалау, талак һәм тезләргә операция ясату уңай нәтиҗә бирми. Ашказаны, бронхлар, борын авыруларын, иммун системаны дәвалау хуплана. Тимергә бай ризыклар ашау файдалы. Арыганчы эшләмәү хәерле.
23 гыйнвар (җомга). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.50 сәгатьтә калка, 20.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.04 сәгать.
Авыр, каршылыклы көн. Һәртөрле аралашу, күмәк эш бүген авыр кичерелә. Көнне үзеңә багышлау, хисләрне тәртипкә китерү хуплана. Аяклар, нерв системасы, тамак, тавыш ярыларына игътибарлы булу сорала. Умырткалык, йөрәк, күзгә операция ясату уңай нәтиҗә бирә. Баш авыртуны төрле үлән төнәтмәләре белән дәвалау файдалы. Даруларның тәэсире зәгыйфь. Ач торырга ярамый. Ай Балыкларда чакта кешеләр хискә бирелүчән, мәрхәмәтлерәк була, күңел гел гүзәллеккә омтыла, шуңа сәнгать әсәрләре, табигать күренешләре белән хозурлану ләззәт бирә.
“Панчо” торты
Камыр өчен 1 стакан он, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 0,5 банка куертылган сөт, 1 стакан шикәр, 0,5 стакан 20 процентлы каймак, крем өчен 1,5 стакан каймак, 0,5 банка куертылган сөт, 7 аш кашыгы коры сөт өсте, ваниль кирәк. Камыр өчен кирәкле барлык ингредиентларны кушып туглап, майлы табага агызалар, газ мичендә пешереп, суыталар, 5кә 5 сантиметрлы кисәкләргә бүләләр. Крем өчен кирәкле ингредиентларны кушып, яхшылап туглыйлар, суыталар. Бисквит кисәкләрен кремга манып алып, 1 катлам җәяләр, өстенә банан (яки груша, киви, шәфталу) телемнәре тезәләр, аннары тагын кремга манган бисквит, аннары тагын җиләк-җимеш тезәләр. Өстенә күп итеп крем салып, җимешләр белән бизиләр, 1 сәгать суыталар.