“Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү - безнең мөһим бурычыбыз. Тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә”. Президент Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавында шундый сүзләр бар.
Читать дальше...
Халык үзе хәл итсен
Йөрәк елый. Әмма, юктыр чара: инде карап торган соңгы өметләрнең берсе – Татарстан Республикасының кәгазьдә генә булса да сакланган суверенлыгының гаранты – Президент институтыннан да мәхрүм итәләрме. 2014 елның 23 декабрендә Русия Дәүләт Думасы ТРның үз ирке белән президент атамасыннан баш тартмавына җавап итеп, 2016 елның 1 гыйнварыннан аны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Шул чагында, Татарстан язмышына битараф түгеллеген күрсәтү өчен генә булса да... Читать дальше...
Бер үк буын вәкиле булмасак та, мин Җәмит абый Рәхимовны шактый күптән белә, хөрмәт итә һәм җылысына гел тартыла идем. Җөмһүриятнең төрле төбәгендә яшәсәк тә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәби һәм тарихи кичәләрдә, каләмдәшләребезнең юбилейларында аның белән иңне-иңгә куеп утыру бәхетләре эләкте.
Читать дальше...
СССРның халык артисты Азат Аббасовны сәхнәдә күргән җырчы, музыкант, композиторлар да, гап-гади музыка сөючеләр дә аның тавышының матурлыгын, берәүнекенә дә охшамаган үзгә бер башкару манерасын, артистлык осталыгын һәм зыялылыгын аерып әйтә. “Артистның мәдәниятле булу-булмавы сәхнәдә ачык күренә”, - дия торган булган җырчы үзе дә. Музыкаль спектакльләр сөючеләрне артист А.Аббасовның төс-кыяфәте дә - озын, төз буй-сыны, чибәрлеге, күп образларына, хәтта драматик образларына хас йомшак лиризмы да битараф калдырмагандыр. Читать дальше...
Җәмит РӘХИМОВ
ӨЧ БӘРӘҢГЕ (Хикәя)
Ындыр артына җитүгә эсселек хәттин ашты, сулышны куырып ала сыман. Үзем дә абайламастан, авызымда булмаган төкерекне йотарга маташам. Бугаз төене бер өскә, бер аска йөгергәндәй булды. Әмма тамакны чылатырлык төкерегем табылмады. Ихтыярсыздан кояшка карадым. Көнбатышка тәгәри башласа да, ул аяусыз кыздыра. Нишләргә соң? Чишмәгә җитәргә байтак бар әле. Мин ике тәгәрмәчле кул арбасына төялгән, үземчә ярыйсы ук кысып мунчала бау белән бәйләнгән коры имән ботакларына карап алдым. Читать дальше...
24 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 21.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.08 сәгать.
Читать дальше...
“Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора. Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү - безнең мөһим бурычыбыз. Тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа ныклы ышаныч бирә”. Президент Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавында шундый сүзләр бар.
Читать дальше...