Элек-электән ашыгып-кабаланып, кирәкмәгән эш эшләгән кешегә «күзенә ак-кара күренми»дигәннәр. Адәм баласының мондый холкы еш кына гомерне куркыныч астына куя, бәла-казаларга китерә, хәтта үлемгә сәбәп була.
Читать дальше...
Миңа бик күп җирләрдә булырга туры килде. Финляндиянең - Хельсинки, Казахстанның Петропавел, Алматы шәһәрләренә юл ялгадым. Пермь краеның Барда районында, Свердловск өлкәсенең берничә татар авылында, Екатеринбургның үзендә, Пенза, Ульян, Самара өлкәләрендә, Оренбур якларында, Санкт-Петербург, Мәскәү калаларында, Башкортстанда, Татарстанның байтак район һәм авылларында, мәктәпләрендә, Казанның үзендә һәм башка җирләрдә дә милләттәшләрем белән очраштым, иҗат кичәләрендә катнаштым.
Читать дальше...
* * *
Тузан сарган гасыр тәрәзләрен
Тибеп ачты вакыт өермәсе.
Уфалласын сөйрәп барган илгә карап,
Сукбай эттәй килә бер өрәсе.
Йә улыйсы килә, уянмасмы
Мәрткә киткән мәртәбәле гавам?
Гадәтләрдән гайре берни дә юк,
Кабиләләр Кабилләрсез һаман.
Таман гына, артык кирәк түгел
Кан кайнары белән ыслы һава.
Учакларда - учлам-учлам даһи -
Дәшти Дәһшәт бүген дөрләп яна.
Ябырыла коллык фәлсәфәсе
Сүз корымын коеп карашларга. Читать дальше...
Аның иҗаты турында язмакчы булып баргач, үзе турында күп сөйләргә күнекмәгән, гомере буе хәрәкәтчән Ришат абый, шәхси белешмә һәм фотоларны кулыма тоттырып, миннән тиз генә котылмакчы булды кебек, чөнки урамда аны яраткан Әлмирәкәе көтә иде. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Ришат Гыйздәтуллинны республикабызда күпләр танып белә торгандыр. Аның гастрольгә баргач фатир хуҗаларының Мөршидә исемле кызларына гашыйк булып өйләнүе турында романтик тарихны да сәнгать сөючеләр матбугат аша беләләрдер, мөгаен. Читать дальше...
90 нчы еллар башыннан башкалабызда татар гимназияләре, мәктәпләре күпләп ачыла башлады. Ләкин татар милли мәктәпләре өчен махсус төзелгән биналар – бармак белән генә санарлык. Берсе – Идел буе районында урнашкан 16 нчы татар-инглиз гимназиясе. Бассейнлы, бөтен шартлары килгән, 1000 балага исәпләнгән бу зур бина махсус татар гимназиясе өчен атап төзелгән, ачылган иде. Ләкин ни кызганыч, ул баштагы елларындагы татар рухын саклап кала алмыйча, урыслашып бетте. Хәзер анда хәтта башлангыч сыйныфларда булса да фәннәр ана телебездә укытылмый. Читать дальше...
31 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.12 сәгатьтә калка, 4.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.34 сәгать.
Читать дальше...
Элек-электән ашыгып-кабаланып, кирәкмәгән эш эшләгән кешегә «күзенә ак-кара күренми»дигәннәр. Адәм баласының мондый холкы еш кына гомерне куркыныч астына куя, бәла-казаларга китерә, хәтта үлемгә сәбәп була.
Читать дальше...