АЙГА КЫРЫН КАРАМА
31 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.12 сәгатьтә калка, 4.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.34 сәгать.
Татулашу, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру көне. Ачуланырга, нәфрәтләнергә ярамый. Төрле аңлашылмаучанлык килеп чыгу ихтималы бар. Бизләр системасы, җилкә-куллар зәгыйфь.
Бал шифа бирә
Салкын тигәндә, 1 лимонны сүрән утта 10 минут пешерәләр, икегә бүлеп, стаканга согын сыгалар, тулганчы бал кушалар да, көненә 2-3 тапкыр 1әр чәй кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы киптереп төелгән үги ана яфрагын 1 стакан кайнар суда суынганчы төнәтәләр, сөзәләр, 1 аш кашыгы бал кушып, көненә 2-3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
1 февраль (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.08 сәгатьтә калка, 5.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.39 сәгать.
Күмәк эш, яңа мәгълүмат алу өчен уңай көн. Бернинди җитди адым ясау хупланмый. Ай Кыслада чакта кеше артык тәэсирләнүчән була, кәефе гел үзгәреп тора. Дарулар әйбәт үзләштерелә. Тире, йөрәк зәгыйфь. 1, 2 февральдә ачык грунтта үстерү өчен тиз өлгерә торган томат, борыч, баклажан, берьеллык чәчәк орлыклары чәчелә.
Февральдә бакча эшләре
Февраль – агачлар өчен иң куркыныч айларның берсе. Шунлыктан, көздән болай эшләмәгән очракта, кәүсәләрне берничә кат гәзит яки иске чүпрәк белән урыйлар. Февральнең икенче яртысында (әгәр температура 5 градустан түбән булмаса), 10 литр суда 2 кг известь, 0,4 кг бакыр купоросы эретеп, 1-2 стакан сөт кушып, кәүсәләрне акшарлыйлар. Температура 4 градустан түбән булмаса, җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын тигезләп кисә башларга ярый, моны бигрәк тә кими барган Айда эшләү яхшы. Суганчалы чәчәкләрнең бүлбеләрен тикшереп, чери башлаган булсалар, марганцовка эремәсендә юалар, черегән өлешләрен кисеп алып, төелгән дару сибәләр.
2 февраль (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.08 сәгатьтә калка, 6.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.42 сәгать.
Иң әһәмиятле эшләрне башлау көне, алар уңышлы тәмамланачак. Киңәшләргә колак салу мәслихәт. Ашказаны асты бизенә игътибарлырак булу сорала. Ач тору уңай нәтиҗә бирә, балан, борчак, фасоль, арпа ашау файдалы. Бары тик яхшы нәрсәләр турында гына уйларга, чит кеше йогынтысына бирелмәскә кирәк. Ашый торган ризыкның сыйфатына, витаминнар һәм минераль матдәләр составына игътибар итү хәерле.
Магний йөрәкне саклый
Магний җитмәгәндә, кан басымы күтәрелә. Кальций һәм магний, кан тамырларының даими кысылу һәм киңәюен тәэмин итеп, йөрәк-кан тамырлары системасының яхшы эшләве сагында тора. Магний бөердә таш ясалуны да кисәтә. Шикәр чире белән интегүчеләргә магний аеруча файдалы, ул үт бүленеп чыгуны һәм организмнан холестерин чыгаруны җайга сала. Нервларны тынычландыра, ярсуны киметә, авыртуны баса торган магний чикләвектә, балда, диңгез ризыкларында, солы һәм карабодай ярмаларында күп.
3 февраль (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.12 сәгатьтә калка, 6.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.46 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген хисчән һәм психикасы зәгыйфь кешеләргә бигрәк тә кыен. Нерв системасы, үпкә, эчәклек, талак, ашказаны асты бизен дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Бу тынгысыз көннәрдә сабырлыкны җуймас өчен шактый тырышырга туры киләчәк.
4 февраль (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.17 сәгатьтә калка, 8.11 сәгатьтә бата. 2 сәгать 10 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.51 сәгать.
Тыныч, гармонияле көн. Кычкырырга, усалланырга ярамый. Хакимлек итүгә, масаюга омтылыш арта. Күкрәк, үпкәләр, нерв системасы зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшә. Салкын тию ихтималы зур, җылы киенергә, аякларны туңдырмаска кирәк.
Баллы балан
Йөрәк авыртканда, болай дәвалану уңай нәтиҗә бирә. 3 литрлы банкага 3 стакан балан җиләге салып, өстенә 2 литр бик кайнар су агызалар, пластмасса капкач белән каплап, җылы тукымага төрәләр һәм караңгы урында 6 сәгать төнәтәләр. Аннары пыяла савытка сөзәләр, җиләкләрен дә иләк аша издереп чыгарып, агач кашык белән болгаталар. Ярты литр бал кушып, суыткычта саклыйлар. Ай буена көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, өчтән берешәр стакан эчәләр. 10ар көн ял итеп, 3 курс эчәргә кирәк.
5 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.23 сәгатьтә калка, 7.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.55 сәгать.
Бүген хисләр хәттин аша. Мәхәббәт, шәфкать энергиясенә бай вакыт. Бернәрсә дә планлаштырмаска, авыр эш эшләмәскә кирәк. Нерв системасы, гипофиз, күзләр, йөрәк-кан тамырлары системасы зәгыйфь. Ай тулган чакта кешенең эчке куәте активлаша, тыелгысыз хисләр ташкыны тышка ургыла. Ач тору, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Күп йокламау хәерлерәк.
6 февраль (җомга). Рабигүл ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.29 сәгатьтә калка, 7.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.00 сәгать.
Ялгышу, алдануларга бай көн. Кәеф төшәргә, хроник авырулар кискенләшергә мөмкин. Йөрәк, кан әйләнеше системасы, сизү әгъзалары, бөерләр, эчәклек зәгыйфь. Теш һәм аңкауларга игътибарлырак булу сорала, стоматологка бару әйбәт нәтиҗә бирә. Ач тору файдалы. 5-7 февраль – бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен яхшы вакыт.
Ялкауларча пәхләвә
250 г атланмай, 4 йомырка, 1 стакан каймак, 3 стакан он, 150 г әстерхан чикләвеге, 100 г йөзем, 1,5 стакан шикәр, бер чеметем ванилин, әз генә сода һәм серкә кирәк. Атланмайны он белән уалар, каймак, 3 йомырка сарысы, сода һәм серкә кушып, камыр басалар, 4 тигез йомарламга бүлеп, 2 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары һәркайсын 3әр миллиметрлы җәемнәргә җәяләр. Эчлек әзерлиләр: 4 йомырка агын туглап күпертеп, төелгән чикләвек, йөзем, ванилин кушалар. 3 җәем өстенә эчлекне җәяләр, ә өске җәемгә 1 йомырка сарысын күпертеп сылыйлар. 180 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәләр.