Соңгы 25 ел буена татар әдипләре Башкортостандагы әдәбиятка булган ихтирам-хөрмәткә карап көнләшергә мәҗбүр. Шушы 25 ел буена Татарстан хөкүмәте безнең язучыларга түләнә торган каләм хакы – гонорар күләмен һичьюгы Башкортостандагы дәрәҗәгә мендереп җиткермәкче була, ләкин һич кенә дә аларны куып җитә алмый. Татарстан – Башкортостаннан да хәерчерәк, мескен, ярлы җөмһүрият түгел-түгелен, күршеләрдәге гонорар күләмен дә – һәр җиргә эталон, дип әйтәсе килми. Тик безгә әле Башкортостан дәрәҗәсенә менеп җитәргә дә, ай-һай, ераграк шул. Читать дальше...
Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее – республикабызның, халкыбызның зур горурлыгы. Биредә үткәннәребезне, тарихыбызны чагылдырган, мәдәниятебезне күрсәткән рухи байлык 900 меңнән артык кабатланмас, саклау берәмлеге исәпләнә. Шушы көннәрдә Татарстан баш хәтер мәгарәсенең беренче тапкыр тантаналы төстә ишекләрен ачуына 120 ел тула. Бу исә музейның оешуы, тууы, үсеше тарихына, рухи байлыгына тагын бер күз атып алу өчен олы сәбәп.
Читать дальше...
Казанда үткән “Түрквидение” халыкара фестивалендә 2 нче урынны яулап танылган җырчы Айдар Сөләйман шушы көннәрдә тагын бер дәрәҗәле бәйгедә җиңеп кайтты. Эстрада җырчыларының Бурятиядә үткән “Белый месяц – 2015” конкурсында Айдарга 100 ләп конкурсант белән көч сынашырга туры килде. Икенче турда дөньякүләм танылган хит башкарырга, ә өченче турда үз туган телеңдә эстрада әсәре җырларга кирәк иде. Айдарыбыз барлык сынауларны узып, өченче турдагы 14 кеше арасына керде һәм Монголия җырчысыннан гына калышып, 2 нче урынны яулады. Читать дальше...
Фашизмның Совет Армиясенең утлар, сулар кичкән итеге астында соңгы сулыш алган көннәре. Җиңү хисеннән исереп, бөтенләй курку тойгысын югалткан совет солдатлары Берлин урамнарында ярсып, шашып дошман белән сугыша. Алар арасында Казан рәссамы Мәхмүт Усманов та бар. Менә ул ашыгып-кабаланып Рейхстаг башына үрмәли һәм Берлин күренешен, совет танкларын, сугыш сөремен сурәткә иңдерә башлый. Баш өстеннән генә пулялар сызгырып уза, снарядлар шартлый. Кинәт рәссамның кулын ике җирдән көйдереп алгандай була. Читать дальше...
4 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.29 сәгатьтә калка, 5.06 сәгатьтә бата. 17 сәгать 07 минутта тулы Ай. Көн озынлыгы 13.19 сәгать.