Фашистларга каршы көрәш фронтында “хәбәрсез югалган” әткәем калдырган җан ярасы вакытлар узу белән уңып беткән кебек, асыл ирләргә тиң асыл сүзләребез дә “хәбәрсез” югала башлады.
Читать дальше...
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены
Элегрәк Бөтендөнья татар конгрессының кайбер җыеннары русча уза иде. Россиянең 30дан артык төбәгеннән җыелган 500 ләп эшмәкәр менә IV җыенда ана телендә фикер алышты. Әгәр кемдер рус телендә чыгыш ясауга күчсә, залдан шундук кисәтү ясалды:
– Җәмәгать, арабызда Кытайдан килгән милләттәшләребез дә бар бит. Алар русча белми. Ә татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр. Шуны истә тотыйк!
Нотыкларның төп эчтәлегенә килгәндә, алар, нигездә, тәҗрибә уртаклашуга кайтып калды. Читать дальше...
Шәфыйка Котдусованың тууына 105 ел
Татар опера сәнгатенең үткәненә мөрәҗәгать итсәк, халык мәхәббәтен казанган җырчыларыбыз Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Галия Кайбицкая, Камил Якупов, Усман Әлмиев, Венера Шәрипова, Нияз Даутов, Хәйдәр Бигичев исемнәре искә төшә. Ләкин арада тагын бер исем аталырга хаклы. Аяныч язмышлы талант иясе Шәфыйка Котдусова, татар сәнгате күгендә якты йолдыз булып балкырга тиеш булса да, озак вакытлар буе дәһшәтле еллар болыты артында капланып торды. Читать дальше...
Татарстан Композиторлар берлеге Бөек Ватан сугышы якынлашканда, 1939 елда төзелә. Аңа керүчеләрнең күпчелеге яңа гына Мәскәү консерваториясен яки әлеге уку йорты каршында оештырылган Татар опера студиясен тәмамлаучылар була. Алар арасында - С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров (ул консерватория дипломын 1931 елда ала, ә студиядә опера театры дирижерына укый), Ф.Яруллин, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин. 1930 еллар азагындагы композиторларның икенче төркеме исә сәнгатьтә үз юлларын башлап кына килүче музыкантлардан гыйбарәт була. Читать дальше...
Бишбатман
Зөя ярларында урыс аулы,
Аталышы нурлы – Бишбатман!
Бу исемдә шанлы чорлар өне
Еллар иңрәве мең катлам.
Кимсетелгән тарих эзе яши
Төрки йортның һәрбер чатында.
Мөэминнәрнең бакый өе калган
Бишбатманның чиркәү астында.
Кичерегез безне, бабакайлар,
Рухыгызны борчый ят аваз...
Татар атлы урыс авыллары –
Үксез үткәннәрдән кайтаваз.
Нишләп икән шундый кадерсезлек,
Каберсезлек безгә тиң-таман?!
...... Читать дальше...
Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Хәзер сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга... Читать дальше...
11 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 22нче көне. 22нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.45 сәгатьтә калка, 9.13 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 13.51 сәгать.
Читать дальше...
Фашистларга каршы көрәш фронтында “хәбәрсез югалган” әткәем калдырган җан ярасы вакытлар узу белән уңып беткән кебек, асыл ирләргә тиң асыл сүзләребез дә “хәбәрсез” югала башлады.
Читать дальше...