2013 елның июнендә “Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту зарарыннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы Закон гамәлгә кергәннән бирле, Россиядә өлкәннәр арасында тәмәке тарту 16-17 процентка, ә яшүсмерләр арасында 19,5-23 процентка кимегән. Табибләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнең кимүен шуның белән бәйләп аңлата.
Читать дальше...
Казанның Арча зиратында Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды. Һәйкәлне ачу тантанасына мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, фән эшлеклеләре һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев тә килгән иде. “Мансур Хәсәнов үзенең иҗаты һәм республикабыз өчен куйган хезмәте белән якты эз калдырды”, - диде Минтимер Шәймиев. Фәннәр академиясенең хәзерге президенты Мәгъзүм Сәләхов Мансур Хәсәновичның анык позицияле кеше булуын һәм аның татар халкына чиксез мәхәббәтен искә алды. Читать дальше...
Минем «Казыктагы итальян» дигән хикәям бар. Мин анда моңлылык ягыннан ике милләт - татар белән итальяннарны чагыштырып, татарга тальян итальян гармоникасыннан кергән булырга тиеш дип раслап киләм дә, аннан, юк, татарга тальян атамасы аның догалык-бөтие бурычын үтәгән милли агачы - «тал, тал җан»нан килгән, дип үземне төзәтәм. Татарның халык җырчысы Фердинанд Сәлахов үзенең «тал җаны» булуын расламыймыни?
Читать дальше...
ОЧЫШ
Бәйләмәгез, зинһар,канатымны,
Мин очарга тиеш, очарга!
Үзем генә белгән галәмемдә
Йолдызларны телим кочарга.
Тырышмагыз җиргә төшерергә,
Күтәргәндә күккә хыяллар.
Очып калыйм канатларым барда,
Куркытмыйлар мине кыялар.
«Биеклектә башың әйләнер, - дип, -
Очма!..» - диеп үгет бирмәгез.
Юк, курыкмыйм, биек булса булсын,
Хисләремә генә тимәгез!
Кометалар белән очрашып
Куырылса әгәр канатлар,
Үпкәләмәм сезгә... Читать дальше...
Октябрь башында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча “Галиябану” спектакленең премьерасы булды. Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Галиябану” - Камал театры тарихында әсәрнең 10 нчы куелышы. Соңгы тапкыр ул сәхнәгә 24 ел элек куелган.
Читать дальше...
17 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.34 сәгатьтә калка, 19.08 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.22 сәгать.
Читать дальше...
2013 елның июнендә “Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту зарарыннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы Закон гамәлгә кергәннән бирле, Россиядә өлкәннәр арасында тәмәке тарту 16-17 процентка, ә яшүсмерләр арасында 19,5-23 процентка кимегән. Табибләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнең кимүен шуның белән бәйләп аңлата.
Читать дальше...