Күп гасырлар кичтек, мең изүләр күрдек, исән калдык. Ә Россия дигән илнең яшәү кардиограммасы һаман бик четерекле. Милләтебез хәтта бүген дә кабаттан кыздыру башланган карагруһчылык шаукымыннан афәт чигеп яши. Мисаллар күп. Россиянең үз Конституциясендә үк, 68 маддәдә “һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы” дигән юллар бар. Аларны бер генә суд-мәхкәмә яисә Парламент та юкка чыгармаган. Әмма Илбашлары үзбелдеге белән, Төп Законны бозып, 2007 елның азагында 309 номерлы фәрманга кул куйды... Читать дальше...
2015 – Әдәбият елы
Ничек кенә күңел җилкенмәсен, районнарда зурлап-шаулатып әдәбият бәйрәмнәре үткәрү дигән йола еллар узган саен сирәгәя бара. Федерал казналык чыгымнарны урынсыз һәм законсыз рәвештә туздыруда гаепли, шулар рөхсәт бирми, дигән аклану-сылтауларны бик күп ишеткән бар. Череп баеган каракларның өй түбәсен 18 миллионлык бакыр чирәп белән ябып куюларына прокуратура да, казналык та күзен шәп йома бит. Алай икән, сыныктан сылтау эзләү дә - ул күз буяу гына. Үз әдәбиятыңның... Читать дальше...
Милли китапханбезгә 150 ел
Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә зур тупланма - татар вакытлы матбугат фонды бар. Анда беренче төрки-татар газетасы нәшер ителә башлаган 1883 елдан 1945 елга кадәр гарәп графикасында, латин һәм кирилл алфавитында дөнья күргән 119 исемдә журнал, 42 исемдә газета белән танышырга мөмкин. Аларны барлаганда татар матбугатының тулы бер тарихы күз алдыннан үтә.
Табигате белән аң-белемгә омтылып яшәгән татар халкының алдынгы кешеләре... Читать дальше...
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында яшь рәссам Айгөл Мәҗитованың күргәзмәсе ачылды. Айгөл Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта В.Суриков исемендәге Мәскәү институтының Казан филиалында бишенче курста белем ала. Күргәзмәнең Халыклар дуслыгы йортында оештырылуы тикмәгә генә түгел. Айгөл училищеда укыганда ук инде татар милли гореф-гадәтләре, халык-йолалары белән кызыксынып китә, институтка кергәч тә мавыгуын ташламый, киресенчә, милли темага тагын да тирәнрәк керә. Читать дальше...
3 октябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.46 сәгатьтә калка, 12.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.26 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.