Ике-өч ел элек Рәсәй телевидениесенең беренче каналында «Рәсәй исеме» дигән проект уздырганнар иде, шул хәтердән чыкмый. «Элеккеге күренекле шәхесләр арасыннан кем бүгенге Рәсәйнең әләме һәм символы була ала?» дигән «ярыш»та, 527 мең тамашачы теләге буенча, тарихның XIII гасырында ук кенәз һәм сәргаскәр булып танылган Александр Невский җиңеп чыкты. Аннан ике-өч яисә биш-алты мең тавышка гына калышып, Петр Столыпин атлы бәхетсез премьер, Иосиф Сталин атлы җәллад һәм рус поэзиясенә нигез салучыларның... Читать дальше...
Камал театрының грим бүлмәсендә халкыбызның яраткан актрисасы Наилә ханым Гәрәева белән сөйләшеп утырабыз. Ул – Тукай бүләген иң яшьли (27 яшендә) алган актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Арабыздан вакытсыз киткән бик талантлы актер вә режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең хәләл җефете, Камал театрының бүгенге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең сөекле әнисе дә ул.
Читать дальше...
Берәүләр аңа сокланды, кайберәүләр шикләнебрәк карады. Әмма берәү дә аңа битараф түгел иде кебек. Илдар Ханов киң күңеллелеге, кемнең кем булуына карамастан, һәммә кешегә карата рәхимле, шәфкатьле мөнәсәбәте белән күпләребездән өстенрәк иде сыман. Бик күпләр аның белән аралашып, сызлаган тәннәренә дәва, сызган күңелләренә шифа табып кайтты.
Читать дальше...
Һәр кеше үз халкының үткәннәрен, авылы, нәсел–ыруы тарихын, башкача әйтсәк, җиде буын әби-бабасын белергә тиеш. Бу – борынгыдан ук буыннан-буынга тапшырылып килгән әманәтләрнең берсе. Соңгы елларда милләттәшләребездә олысы-кечесенең шәҗәрәләрне өйрәнә башлавы, әлбәттә, күркәм күренеш. Әмма шәҗәрә төзү - шактый катлаулы эш. Шуңа да аны башкарып чыгу зур сабырлык сорый.
Читать дальше...
Ифрат Хисамовның тууына 85 ел
Ак каеннар, ак каеннар
Тибри җилләрдә.
Сагынабыз сине, дускай,
Моңсу көзләрдә.
1955 елда, Казанның 26 нчы татар мәктәбендә укыган чагымда, Ифрат абый Хисамов белән беренче очрашу искә төшә.
...Авыр тормыш еллары иде.
Класста утырабыз. Инде соңгы дәрес тә бетеп килә. Кинәт, дәресне бүлеп, кызгылт галстук таккан, пөхтә киенгән урта яшьләрдәге бер абый белән сыйныф җитәкчесе Тәкъзимә Һадиевна килеп керде. Читать дальше...
14 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.27 сәгатьтә калка, 17.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать.