Безнең элек-электән холык-фигылебез, гадәтебез шундый: хакимият башында утырган түрәне вафатыннан соң тозлап-борычлап сүгәбез, гайбәтен сатабыз, җае чыккан саен тетмәсен тетәбез. Совет заманындагы даһи Лениныбыз кайберәүләрнең шәхси дошманына әйләнеп бетте сыман. Хәтта эш аның һәйкәлләрен җимерүгә кадәр барып җитте. Һәйкәл җимерү өчен күп акыл кирәкми. Тик бериш бәндә балалары шуны аңларга теләми: һәйкәлләрне аерым шәхес истәлегенә куелган өчен генә сакламыйбыз, алар - ил, дәүләт тарихы да.... Читать дальше...
Туйның икенче көнендә килен төшкән йортта, ул камыр басып кискән токмачтан аш пешереп, табын җыеп, кунак чакыру гадәте - бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган милли йолаларыбызның берсе. Халыкта “Килен токмачы” яисә “Килен чәе” дип йөртелә торган бу бәйрәмдә дә, әлбәттә, иң әүвәл яшь хуҗабикәнең уңганлыгы сыналган, әмма анда шул ук вакытта киленнең күрше-күлән, туган-тумача белән якыннанрак танышуы да максат ителгән.
Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак... Читать дальше...
Биектау районындагы Камай – 1552 елда юкка чыгарылган Иске Казан каласы янында пәйда булган авыл. “Камай” дигәнче, “Иске Казан”, дип сөйләшү бәһалерәк. Тапталган, изелгән, татар хәтереннән юкка чыгарылган безнең тарих бит ул!
Читать дальше...
Әлмәт Татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованың бенефисы узды. Тамашачы залын тутырып җыелган халыкның күпчелеген бирегә Асия ханымның гадилеге һәм кешелеклелеге белән соклану, ул тудырган образларга мөкиббәнлек, аңа булган чиксез хөрмәт һәм ярату алып килгән иде.
Читать дальше...
Үтәр әле
Яшәеш ул үзенекен итәр,
Ак, карасы бетмәс буталып.
Башбаштаклар башка баскан чорда
Калмаган ла вакыт тукталып.
Үтәр әле, бар да үтәр әле,
Чиләнмәбез мәңге тукмалып.
Көлдән дә гөл булып күтәрелер,
Җиргә сеңеп бетмәс бу халык...
Тәхетлеләр, белмим, күрәдерме?
Кайгы йөри гавам башыннан.
Арта бара һаман зобанилар,
Чик-чаманы узып шашынган.
Һәр яңа чор үз карарын укый,
Кемне аклар, кемне гаепләр?
Ахирәттә... Читать дальше...
21 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.39 сәгатьтә калка, 0.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать.