ИЗГЕ ҖАНЛЫ ГАРИФ АХУНОВ
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/15-39-05-1.jpg)
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/15-39-05-2.jpg)
Гариф абыйның вафат булуы гаять кинәт булды. Ул беркемне дә рәнҗетмичә, башкаларга зур мәшәкатьләр тудырмыйча, арабыздан китте. Бу вакыйга 2000 елның 4 июнендә, искә алып киткән бакча ширкәтендә булды. Якшәмбе ял көне иде. Нишләптер, ул атнада без бакчага шимбә кичендә соңлабрак килдек. Бездән бер йорт аша торган Гариф абыйлар белән ерактан куллар болгашып кына күрештек. Җәйнең кызу көннәре башланган, бакча чәчәкләре һәм башка үсемлекләр сусап, башларын иеп каршы алды. Туфан Миңнуллиннар йорты янәшәсендәге коедан су китереп, барлык үсемлекләргә әз-әзләп су сипкән арада төн җиткән иде. Шулай итеп, ул кичтә без алар белән хәлләрне белешмәдек. Гәрчә, койма-читәннәр аша кул болгашканда, Гариф абый гадәттәгечә шат күңелле кебек күренгән иде.
Иртәгесен, соңлабрак торып, чәйләр эчкәннән соң, Марс күршебез:
- Гарифкә ни-нәрсәдер булган.”Сулышы юк”, дип хәбәр итте Шаһидә, - дигәч, аптырабрак калдык. Һәм алар өенә таба йөгердек. Ул көнне безнең бакчада җыелыш буласы, кое тирәсенә кешеләр җыела башлаган иде.
Гариф абый түр сәкедә сабыр гына ята. Шәһидә апа аның кулларын угалый. Безнең арттан ук Мөҗип Таҗиевич белән Йолдыз апа килеп җиттеләр. Композитор Фәсил абый хатыны Йолдыз апа безнең очта бердәнбер врач иде. Ул Гариф абый янәшәсенә чүгәләп, аның кулларын, муен тирәләрен тоткалап карады. Сумкасыннан дару алып, укол ясады. Шуннан соң гына:
- Пульсы юк, йөрәге туктаган, - дип белдерде.
Шулчак Мөҗип Таҗиевич, аптыраган төстә баш чайкады.
- Әле чәйгә утырганчы гына без аның белән ярыша-ярыша су ташыдык бит. Аларга кое якын, Сарьян йорты аша гына. Кечерәк су бидонын тотып, ул миңа йә каршы була, яки арттан килә дә, “Мөҗип дус, сине уздырам бит”, дип шаярта иде. Хәлсезләнүен, авыру билгеләрен бөтенләй сизмәдем.
- Менә шуннан соң керде дә, чәй эчкәнче берәр сәгать ятып торам. Аннары җыелышка барам, дип яткан иде, - диде Шаһидә апа – Тынычлап ятсын өчен мин дә бакчага чыккан идем...
Шаһидә апа бу сүзләрне әйткәндә инде өйгә бакча күршеләре тулган иде. Кемнәрдер: “Тизрәк скорый чакыртырга кирәк”, - ди. Бакчаның аргы очында яшәүче әзәрбәйҗанлы Ризван:
- Алар тиз килмәс, үзем машинамда Васильевога илтим, - дип тәкъдим итте. Без бик үк килешмәдек. “Анда-монда тинтерәтеп йөрткәнче, Казанга кайтару дөресрәк булыр”, диде һәркем. Шул арада Туфан абыйның баҗасы Җәмил үз машинасын капка төбенә үк китереп куйган иде инде. Лирон, Марс абый һәм Җәмил Гариф абыйны күтәреп машинаның утыргычларына чыгарып салды. Шаһидә апа, аның янына кереп утыргач, карашын миңа төбәп:
- Дания, әйдә, син безнең белән бар инде, - дип эндәште.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/15-39-05-3.jpg)
Мин Ренат Харисовка шалтыраткач, телефонны киленнәре алды. Мин хәлне аңлаттым. Аннары Шаһидә апа үз туганнарына хәбәр итте. Арчада Гариф абыйның кыз туганнары һәм бер анадан булган энесе яши иде. Казанда исә Шаһидәнең апасы балалары - Наилә белән Рөстәм Тукаевлар бар. Шулар белән элемтәгә кергәч, шалтыратулар башланды. Ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин да килеп җитте. Ул да кемнәр беләндер хәбәрләшкән икән.
- Гариф абыйны соңгы юлга озатуны сишәмбе көнгә билгеләделәр. Шул көнне иртән өйгә кайтару да хәл ителә, - диде.
...Изге күңелле, шат рухлы, көләч йөзле Гариф аганы соңгы юлга шулай озаткан идек. Шул вакыйгага инде унбиш ел тулып үткән булса да, ул көннәр һич күңелдән китми.
Гариф абыйны туган ягына - Арчага кайтарып, Арча зиратында җирләделәр. Соңыннан Шаһидә апа да аның янәшәсендә җирләнде. Арчага юл төшкән чакларда без аларның каберенә зиярәт кылабыз. Урыннары җәннәттә булсын!
Дания ХӘМИДУЛЛИНА.
.Дания Хәмидуллина, Гариф Ахунов, Рәмилә Сөннәтуллова.
.Арчада һәйкәл янында - Ә.Гадел, Л.Хәмидуллин, Шаһидә апа, Дания, Наилә, Зөлфия (Ә.Гадел хатыны).
.Арча зираты - Әхмәт Гадел (уңнан беренче), Наилә, Шаһидә апа, Дания ханым, Лирон абый, Ринат Фазлыйәхмәтов.