АЙГА КЫРЫН КАРАМА
10 октябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.01 сәгатьтә калка, 16.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.55 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Бавырны чистарту (1)
Болай дәвалануга керешкәнче, бавырда һәм үт куыгында эре ташлар булмавында инанырга, моның өчен ультратавыш белән тикшеренергә кирәк. Эре ташлар булганда, бавырны чистартырга ярамый. 10 килограмм торманың согын сыгалар (3 литр чыга), суыткычта саклыйлар, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, 1әр чәй кашыгы эчәләр. Бавырда авырту сизелмәсә, әкренләп бу дозаны 1 аш кашыгына, аннары ярты стаканга җиткерәләр. Болай дәваланганда, ит, балык, йомырка, камыр ризыклары ашарга ярамый. Торманың түбен дә ташламыйлар, 1 килограммына 300 грамм бал яки 500 грамм шикәр кушып, өстенә авыр әйбер бастырып, җылы урынга куялар, әзерләнгән сок беткәч, ашаган саен 1-3 аш кашыгы кабалар.
11 октябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.06 сәгатьтә калка, 16.28 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 10.49 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Бавырны чистарту (2)
Кичтән термостагы ярты литр кайнар суга 3 аш кашыгы гөлҗимеш җиләге салып, иртәнгә кадәр төнәтәләр. Иртән 1 стакан төнәтмәгә 3 аш кашыгы ксилит яки сорбит кушып, яхшылап болгаталар һәм берьюлы эчеп бетерәләр. Тагын 20 минуттан соң калган төнәтмәне бернәрсә кушмыйча эчәләр. 45 минуттан соң - иртәнге аш: җиләк-җимеш яки яшелчә, чикләвек, киптерелгән икмәк ашарга, кура җиләге яфрагы, карлыган һәм гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә була. Гел йөреп торырга кирәк. Дәва курсы – башта 2 көнгә бер, 6 тапкыр (мәсәлән, җомга, дүшәмбе, пәнҗешәмбе, якшәмбе, чәршәмбе, шимбә), аннары атнасына бер тапкыр дәвалану җитә.
12 октябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.11 сәгатьтә калка, 16.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.45 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Бавырны чистарту (3)
Каз үләне (спорыш) һәм кыр наратбашы үләннәре, кукуруз чәчәге авызчыгы (рыльце) һәм тырнак гөл чәчәген тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 2 стакан кайнар суда 2 минут кайнаталар, 40 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итәләр, тагын 2 атна дәваланып, 1 атна ял итәләр дә, кабат 3 атна эчәләр.
13 октябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.17 сәгатьтә калка, 17.08 сәгатьтә бата. 5 сәгать 07 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.40 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
14 октябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.23 сәгатьтә калка, 17.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.36 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Баш тирәсенә операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
15 октябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.29 сәгатьтә калка, 17.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.31 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Бавырны чистарту (4)
Уртача зурлыктагы чөгендерне яхшылап юып, 1 литр суга пешәргә салалар, суның күләмен билгеләп куялар. Аннары тагын 2 литр су өстәп, күләме 1 литрга калганчы кайнаталар. Уттан алып, 5 минут суыткач, чөгендерне угычтан уып, кабат суга салалар һәм, тагын 20 минут пешергәч, 1 стаканын эчәләр. Суынгач, сөзәләр, калган төнәтмәне 3 кә бүләләр, 3-4 сәгать саен эчәләр дә, бавыр турысына җылыткыч куеп, ятып торалар. Болай елына 1-2 тапкыр дәваланырга була, шул ук вакытта эчәклекне дә чистарту зарур. Дәваланган көнне алма гына ашап тору яхшырак.
16 октябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.32 сәгатьтә калка, 18.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.27 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.