Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 27.03.2024

«Тантана» премиясе «Дебют» өчен Айзат Хәйруллин һәм Алсу Сәгыйдуллинага тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы «Дебют» номинациясеннән башланды. Лауреатлар исеме язылган конвертны Буа театры житәкчесе Раил Садриев ачты һәм жиңүчеләрне игълан итте.

Читать дальше...

Начар һава торышы сәбәпле, Татарстанда М12 юлында йөрмәскә киңәш ителә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Чувашия территориясендә начар һава торышы шартлары аркасында «Автодор» дәүләт компаниясе машина йөртүчеләрдән «Көнчыгыш» М12 трассасы буенча хәрәкәт итмәүләрен сорады. Хәбәр дәүләт компаниясенең Telegram каналында урнаштырылган.

Читать дальше...

Махсус хәрби операция солдатлары гаиләләре белән Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә ифтарга килде

Tatar-inform.tatar 

Кичә Татарстанның Түбән Кама районыннан махсус операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен ифтарга чакырдылар. Очрашуны Үзәк Җәмигъ мәчете вәкилләре һәм муниципалитет оештырган. Рамазан аенда мөселманнар өчен солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим.

Читать дальше...

КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина: Әмирхан Еникигә һәйкәл кую һәм сайтын булдыру бурычы тора

Tatar-inform.tatar 

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Галимә язучы мирасын пропагандалау турындагы бурычлар белән таныштырды.

Читать дальше...

Махсус хәрби операция ветераны электрон таныклыклыгы нинди булачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция ветераны яңа электрон таныклыклары нинди булачагы билгеле.Моннан тыш, таныклыкны алу, аны активлаштыру һәм куллану турында тәфсилле инструкцияле инфографика, шулай ук банк һәм төбәкләрнең социаль хезмәте эш тәртибе белән мәгълүмат басылып чыкты.

Читать дальше...



Ркаил Зәйдулла: Әмирхан Еники чын әдәбиятның камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәткән

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язучы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Ул Әмирхан Еникине татар әдәбиятының камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтүен әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов Үзбәкстанда келәмнәр һәм яшелчә җитештерүче оешмаларда булган

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш визиты барышында берничә зур җитештерүче компаниядә булган. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Конго Президенты «Крокус» терактыннан соң Путинга кайгы уртаклашуын белдерде

Tatar-inform.tatar 

Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо телефон аша сөйләшкәндә Россия Президенты Владимир Путинга Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» сәүдә үзәгендә булган теракт белән бәйле тирән кайгы уртаклашуын белдерде.

Читать дальше...

Илсур Һадиуллин БДИны яңадан тапшыру турында: Массакүләм күренеш булыр дип уйламыйм

Tatar-inform.tatar 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор), чыгарылыш сыйныф укучылары бер предметны яңадан тапшыра алсын өчен, төп этаптагы БДИ расписаниесенә үзгәреш кертәчәк. ТР Төбәк белән идарә итү үзәге тарафыннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән оештырылган туры эфир вакытында шул хакта билгеле булды.

Читать дальше...

Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларга «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә куша

Tatar-inform.tatar 

12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар, куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, кичәгә алдан килергә чакыра.

Читать дальше...

Олег Хисамов: Әмирхан Еники иҗатында теге яисә бу идеологиягә йөз тотмый

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды. Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов язучы иҗаты турында сөйләде.

Читать дальше...

«Крокус»та теракт вакытында зыян күргән 76 кешене хастаханәдән чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күргән 76 кеше, шул исәптән бер бала, хастаханәдән өйләренә чыгарылган. Алар табиблар күзәтүендә булачак, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Казан - Шарм-эль-Шейх рейсын 12 сәгатькә тоткарладылар

Tatar-inform.tatar 

«Казан» халыкара аэропортындагы онлайн-табло мәгълүматлары буенча, Казаннан 5565нче рейс белән Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәренә юл тотарга тиешле самолетны 12 сәгатькә тоткарлаганнар. Очкыч 2.45 сәгатьтә үк кузгалып китәргә тиеш булган.

Читать дальше...

Новости России
Москва

По делу «Крокуса» проходят 20 обвиняемых, 18 под арестом, двое под подпиской


Президентлар һәм гади кешеләрнең фотолары: Казанда Михаил Козловскийның күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

29 мартта 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең фотографы Михаил Козловскийның тууына 70 ел тулуга багышланган «Михаил Козловский. Эпоха» дип аталган фотокүргәзмә ачыла.

Читать дальше...

Татарстан халкына апрель аендагы өстәмә ял көне хакында искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халкын 10 апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Әлеге бәйрәм датасы элегрәк республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән расланган иде.

Читать дальше...

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күрүчеләр саны 360 кешегә җитте

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да терактта зыян күрүчеләр саны 360 кешегә җитте. Бу хакта ТАСС агентлыгына катастрофалар медицина үзәгендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Һава шартлары начар булу сәбәпле Казанда 10 светофор эшләми

Tatar-inform.tatar 

Һава шартлары начар булу сәбәпле Татарстан башкаласында 10 светофор эшләми, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәренең Транспорт комитетында. Биредә аңлатуларынча, көчле җил һәм яңгыр сәбәпле светофорларның контакт үткәргече юешләнгән.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстандагы «Айритом» ирекле сәүдә зонасын күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сурхандәрья өлкәсе хокиме Улугбек Косимов Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге «Айритом» ирекле сәүдә зонасында булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»






Перенесенный из-за теракта в «Крокусе» концерт группы «Пикник» прошел в Москве

"Гриша, уходи!": реакция интернет-сообщества на вылет "Урала" из РПЛ

Врач Тяжельников рассказал, какие напитки нельзя пить в жару

Учёные могут сделать +25 круглый год по всей круглой, многоэтажной Земле. "Святой Ленин".