Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 25.04.2024

Казанда татар теле, ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 25 апрельдә, Россия ислам институты бинасында Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча IV Республикакүләм олимпиада, урта һөнәри ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәкара олимпиада үтә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучыларның балалары Казан бакчаларына чиратсыз кабул ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучы кайбер гражданнарның балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратсыз кабул ителү хокукын алды. Шул хактагы карар Татарстан башкаласы башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.

Читать дальше...

Тышкы эшләр министрлыгы: Россиялеләрне АКШ аркасында Turkish Airlines рейсына үткәрмиләр

Tatar-inform.tatar 

Мексикага баручы россиялеләрне АКШ аркасында Turkish Airlines рейсларына үткәрмиләр, чөнки Кушма Штатлар бу илнең Хөкүмәтенә басым ясый. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков шулай дип саный. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Фермер Илшат Батдалов: Беркемнең дә кәефе юк. Икмәкнең бәясе юк

Tatar-inform.tatar 

Районнарның күбесе кыр эшләренә, чәчүгә кереште. Һава торышы да әйбәт тора, җир дә дымга туенды, тик игенчеләрнең генә кәефе юк. Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы фермеры Илшат Батдалов та моны раслады.

Казанда пациентка зыян китергән стоматологлардан 1,3 миллион сум түләттергәннәр

Tatar-inform.tatar 

Казанда яшәүче хатын-кыз стоматология клиникасының түләүле хезмәтләре өчен ике килешү төзегән, аларга түләгән, әмма дәвалау сыйфатсыз булган һәм бу аның сәламәтлеге өчен тискәре нәтиҗәләргә китергән. Әлеге хатын-кыз реанимациягә эләккән. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Беларусь Республикасында Васил Шәйхразыев сүтелгән Довбучская мәчетен карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы күргәзмәсен карады

Tatar-inform.tatar 

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында Россия венчур форумы күргәзмәсе ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хверонин яза.

Читать дальше...



Самара өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә футбол турниры булды

Tatar-inform.tatar 

21 апрель көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында татар авыллары арасында футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумын ачты

Tatar-inform.tatar 

Казанда XVIII Россия венчур форумын ачу тантанасы узды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында ачылган чараның төп темасы - «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге». Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Читать дальше...

Гафури исемендәге Башкорт драма театры Венгриядә «Кара йөзләр» спектаклен күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Башкорт драма театры 6-28 апрельдә Венгрия башкаласы – Будапешт шәһәрендә узучы «МИТЕМ» XI Халыкара фестивалендә чыгыш ясады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Бүген Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Татарстан стендында төрле чаралар була

Tatar-inform.tatar 

Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) 75нче павильоны конгресс-үзәгендә «Илкүләм өстенлекләр көне. Озын һәм актив тормыш: Спорт» чарасы уза.

Читать дальше...

Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булуы һәм томан көтелә

Tatar-inform.tatar 

Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем көтелми, әмма иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәндә чик сакчылары һәйкәл төзергә керешкән

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районының Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләре күптәнге хыялларын чынга ашыра. Алар 28 майда - Чик сакчылары көнендә һәйкәл ачарга җыена. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Читать дальше...

Самараның Иске Ярмәк авылы мәчетләрендә җимеш агачлары утырттылар

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәчетләрендә төрле җимеш агачлары утырту а өмәләре булды. Агачларны Сызрань шәһәре мөселман яшьләре бүләк иткән. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Актаныш районы мәктәпләре директорлары Такталачык мәктәбе эшчәнлеген югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районы Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә функциональ грамоталылык» темасы буенча мәктәп директорларының район семинары узды.Бу хакта «Актаныш-информ»да Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Алабуга районы башлыгы хәрби хезмәткәрне һәм аларга ярдәм итүче активистларны бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәрби хезмәткәр Максимга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Башлык алабугалыга махсус операция уздыру зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Саба районы кызы Санкт-Петербургта Бөтенроссия махсус олипиадасында 1 урынны яулады

Tatar-inform.tatar 

Саба районы «Нарат» боз сараенда фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Шәмәрдән кызы Әминә Закирҗанова Санкт-Петербургта уткән Бөтенроссия махсус олипиадасында 1 урынны яулады. Бу хакта https://saba-rt.ru хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәйдә яшәүче хатын мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

16 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза кергән. Аңа билгесез кешеләр шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылулары, акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк дип белдерәләр. Әлеге хатын-кыз, ышанып, 3420455 сум акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Сафиуллин не смог пробиться во второй круг турнира ATP в Штутгарте






Ефимов: В Новой Москве завершилось строительство шести объектов образования

Бесплатная помощь и яркие впечатления от НКО

Бывший глава «Красного села» Колошинский пропал в Петербурге

Около 4,4 тыс. систем отопления и водоснабжения заменят в столичных домах в рамках капремонта