Туймазыда Габдулла Тукайга ачылган бюст шәхси акчага эшләнгән
Бюстны ачу 26 апрель Габдулла Тукай туган көнне узды. Ул Туймазы шәһәрендәге “Төмәнәк” татар милли-мәдәни үзәге каршына куелды. Бюстка Габдулла Тукайның туган һәм үлгән еллары һәм “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” дип язылган.