Актанышта «Урал лигасы» ның җиңүче командасы билгеле булды
(Актаныш, 20 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Кичә Актанышның «Батыр» спорт сараенда «Урал лигасы» волейбол турниры узды. «Урал лигасы» ның кубогы Актаныш районында калды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Биредә Актаныш, Туймазы, Дүртөйле командалары көч сынады.