15 марттан Төркиягә керү кагыйдәләре үзгәрә
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 15 марттан чит илләрдән Төркиягә килүче гражданнар илгә керү хокукын бирә торган анкеталарны электрон форматта тутырырга тиеш булачак. Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр әлеге анкеталарны кәгазьдә тутыралар иде. Анкетада гражданнар үзләре хакындагы мәгълүматларны һәм Төркиядә үзләре яшәячәк адресны күрсәтергә тиеш. Электрон анкеталарны Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (register.health.gov.tr) тутырырга мөмкин. «Форма юлга кузгалырга 72 сәгать кала тутырылырга тиеш. Читать дальше...