Суда йөзүче кыргый кошларга 5 декабрьгә кадәр ау рөхсәт ителгән
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 4 сентябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр суда йөзүче кошларга — казларга, үрдәкләргә ау рөхсәт ителгән. «Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Ул аеруча кыргый үрдәкләр вирус таратучы булып саналганын искәртте. Читать дальше...