(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин фикеренчә, татар балаларына дин, тарих, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтерлек һәм үз аңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле. «Бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз, максатыбыз — кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү. Берләшү — эчке үзгәрешләргә, уңышларга ирешүдер. Ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы — мәгариф һәм мәгърифәт булуда», — диде ул Милләт җыенында.