Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 08.12.2019

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үзара салым буенча референдумда тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иске Чүпрәле авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдумда беренчеләрдән булып район башлыгы Марат Гафаров та тавыш бирде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Кукмараның Октябрино халкы юлларны ремонтлау өчен 5әр мең сум акча тапшырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Кукмара һәм Манзарас авыл җирлегендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум уза. Район халкы һәр җыелган сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәсәләр, районда конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле бер күләмдә акча җыярга әзерме-юкмы икәнлеген хәл итә. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Читать дальше...

Алабуга районында үзара салым буенча референдум уза

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 8 декабрь, «Татар-информ», «Яңа Кама»). Үзара салым программасы халыкка үз авылларындагы кайсы проблемалар беренче чиратта хәл ителергә тиешлеген үзләре хәл итү мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә авыл халкы референдумнарда актив катнаша.

Читать дальше...

Иске Алпар авылы тарихында беренче тапкыр «Алпар төбәге» дигән китап тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әлки районы Иске Алпар авылында тарихта беренче тапкыр «Алпар төбәге» дип исемләнгән китап тәкъдим ителде. Әлеге проектның җитәкчесе — Илдар Хафизов. Китап мең данәдә «Мәгариф — Вакыт» нәшриятында чыккан. Кичәдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Читать дальше...

Мөслим районында үзара салым буенча иң югары кертем җыела

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Мөслим районында гражданнарга үзара салым кысаларында берәр мең сум акча җыярга тәкъдим итәләр. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы яза.

Читать дальше...

Сәяси тоткыннар аналары: "Елап утырып, балаларга ярдәм итеп булмый"

Azatliq.org 

7 декабрь Мәскәү "Мемориал" хокук яклау үзәгенең конференц-залында тоткын аналарының беренче корылтае узды. Корылтайда "Мәскәү эше", "Сеть", "Хизб ут-Тәхрир", "Новое Величие" эшләре нигезендә кулга алынган һәм башка сәяси тоткыннарының аналары һәм туганнары катнашты.

Фёдор Бондарчук командасы Качалов театрында актёрлар кастингы уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Фёдор Бондарчук командасы Качалов театрында «КАМАЗ-Мастер» сериалы өчен актёрлар кастингы уздырган. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Балтач бистәсендә 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләсе буенча тавыш бирү бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Балтач бистәсендә 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләләре буенча тавыш бирү бара. Барлыгы 5 тавыш бирү участогы эшли. Җирле халкы әкренләп килә тора, тавыш бирә. Бу хакта "Хезмәт" басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...



Лаешта үзара салым буенча референдумда 9,3 процент сайлаучы алдан тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Лаеш шәһәрендә үзара салым мәсьәләләре буенча үткәрелә торган референдумда 9,3 процент сайлаучы вакытыннан алда тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина сөйләде.

Читать дальше...

Камал театры үз хореографын юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры хореографы Сәлимә Әминова белән Курчак театрында «Маугли» спектаклен куярга килешү төзелде. Килешү Сәлимә Әминованың юбилей кичәсе вакытында — сәхнәдә имзаланды. Камал театрында хореограф Сәлимә Әминованың юбилей кичәсе үтте.

Читать дальше...

Татарстанның 14 районында яшәүчеләр бүген үзара салым буенча референдум үткәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген республиканың 14 районының 15 авыл җирлеге территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар узачак. Сайлаучыларның күбесе — 13 меңгә якыны Кукмара авыл җирлегендәге участокларда. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия мәгърифәт министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Мәгърифәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакларын арттыру турындагы тәкъдимне Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Новгородта юлда бәрелешкән дүрт машинаның берсе тротуарда 12 кешене бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Новгородта автомобиль, массакүләм юл-транспорт һәлакәтеннән соң, тротуарга чыгып, 12 кешене, шул исәптән ун баланы бәрдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Чүпрәле районында үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 8 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында үзенчәлекле балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр өчен бәйрәм тамашасы булды. Чарада 50 дән артык кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама фермерларына авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары бушлай таратылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә фермерлар белән очрашып фикер алышу гамәлгә керде. «Нижнекамский» кооперативы хуҗалыкларга язын чәчәр өчен орлык бирү программасын гамәлгә кертергә планлаштыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Питрәчнең бер авылында үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», «Алга»). Питрәч районының Татар Казысы авылында яшәүчеләр үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Әгерҗедә каз өмәсендә йолаларны искә төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 8 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗенең Иске Эсләк авылында каз өмәсен матур итеп уздырганнарэ Авыл уңганнары милли киемнәр киеп казларны елгага алып төшү йоласын да яңарткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Самара укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында сыналды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Самараның Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды. Анда Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнарының һәм Самараның “Яктылык” татар теле укытылган мәктәпләре укучылары катнашты. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Төмән шәһәрендә Себер татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Себер татар теле һәм мәдәнияте–2019» бәйрәме быел да зур әзерлек белән үтте. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелде. Бу турыда «Яңарыш» газетасында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Бөгелмәдә иң яхшы волонтерларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмәнең Яшьләр сараенда Россиядә волонтер көнен бәйрәм итүгә һәм «Ел волонтеры — 2019» муниципаль конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге 10 еллыгын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә «Бәрәкәт» керәшен яшьләре форумының 10 еллыгы билгеләп үтелде. Кичәдә «Бәрәкәт»нең 10 еллык эше тәкъдим ителгән презентация күрсәтелде. Бу турыда «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Янник Синнер высказался о первом месте в рейтинге ATP и травме Новака Джоковича






Получите нежданчик: Мадуро нашёл «ахиллесову пяту» США – невероятные запасы нефти

Дни Свободы: Россия в 90-е

Трое старшеклассников изнасиловали 10-летнего мальчика: подробности трагедии

Синоптики спрогнозировали грозу и жару в Москве 6 июня