Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 10.12.2019

Осиново авылында Карпов исемендәге лицейның 800 урынлы яңа корпусы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Усаклык, 10 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында В.В.Карпов исемендәге лицейның 800 урынга исәпләнгән яңа корпусын ачты. Биредә I-IV сыйныф балалары белем алачак. Яңа корпус ачылганчы алар ике сменада укыган.

Читать дальше...

Татарстанда социаль учреждениеләрне Интернетка тоташтыруның беренче этабы тәмам

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, «РФ Цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында, социаль учреждениеләрне Интернет челтәренә тоташтыруның беренче этабы төгәлләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев әйтте.

Читать дальше...

Гөлфия Исхакованың «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Язучы, шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың балалар өчен иҗат иткән «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап татар һәм рус телендә, нәни укучыны җәлеп итеп торучы рәсемнәре белән бизәлгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда 5 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы 3 елда гамәлгә ашырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышында ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү эшләрен өч елда (элек ул биш елга сузыла иде) башкарырга кирәк. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Чаллыда узган зона киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Есть первые отклики

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В редакцию районной газеты уже поступили первые отклики от читателей о удививших их героях наших публикаций.

Тырышкач була

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Яңа Иглай авылыннан Айдар Вәлитов өч элек шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлый.



Башкортстанда татар якшәмбе мәктәбендә өч яңа төркем эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Уфа шәһәрендә «2нче Татар якшәмбе мәктәбе» ндә быел өч яңа төркем эшли. Бу турыда татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйлфанова хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларын читләштерү карарын шәрехләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Парижда «Нормандия форматы»нда узган очрашу нәтиҗәләре буенча үткәрелгән матбугат конференциясе барышында Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) Россия спортына бәйле карарына аңлатма бирде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов предприятие директорлары белән киңәшмә үткәрә һәм Братиславага бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәнәгать предприятиеләренең 2019 елның 9 аенда башкарган эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Словакия Республикасына барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Әлмәттә органлы киноконцертлар залы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 10 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 2022 елда Әлмәттә органлы симфония киноконцертлар залы төзелешенә 414 млн сум акча юнәлдереләчәк. Ул «Нефтьче» Мәдәният сарае бинасы янындагы янкорма рәвешендә була. Акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.

Читать дальше...

Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенә KazanMall исеме биреләчәк. Объект исемендә «Казан» сүзен куллануга рәсми рөхсәтне Башкарма комитетның шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча комиссиясе биргән. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-чы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Әгерҗедә Кыш бабайлар парадка чыга

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 10 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедә Яңа ел алдыннан Кыш бабайларның парадка чыгуы матур традициягә әйләнде. Быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Актаныш шахматчылары Татарстан чемпионнары булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 10 декабрь, «Татар-информ»). 6-8 декабрьдә Баулы шәһәрендә узган Кама аръягы шахмат турнирының финалында республика шәһәрләреннән 30 команда катнашты. Ярышларда Актаныш шахматчылар Татарстан чемпионнары булды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о компенсации части затрат на путевки в оздоровительные лагеря в рамках нацпроекта «Семья»


Әлки районының өч ватерпол командасы Россия беренчелегенең икенче турына үтте

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 10 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының «Ләйсән» бассейны базасында шөгыльләнүче ватерпол командалары спортның бу төре буенча Россия беренчелеге ярышларында катнашты. Нәтиҗәдә командаларның өчесе дә Россия чемпионатының беренче турын үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Менделеевскида беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Менделеевск, 10 декабрь. «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» , Анжела Райсян). Менделеевскида «Әни — кояшым минем» беренче республика медиаконкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Омск өлкәсендә шугалакны ачуда татар милли киемнәре кигән яшьләр катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Омскида Мега сәүдә үзәге янындагы шугалакны ачу тантанасы булды. Анда Омск өлкәсенең төбәк милли-мәдәни мохтәрияте каршындагы «АЮ» татар яшьләре берлеге әгъзалары да катнашты. Бу турыда Омск өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәрияте хәбәр итә.

Читать дальше...

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. Анда татар милли хәрәкәте активистлары катнашты. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

"Акчасы бар, эше күренми". Ни өчен конгресс татар хокукларын якламый?

Azatliq.org 

Дөньяда кеше хокукларын яклаучы төрле оешмалар бар. Ә менә аерым халыкларның хокукларын кем якларга тиеш? Әйтик, татар халкын, татар оешмасын, татар шәхесен яклау — кем вазифасы? 10 декабрь — халыкара кеше хокукларын яклау көне уңаеннан шушы сорауларга җавап эзләдек.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Камилла Рахимова

Рахимова вышла в полуфинал турнира в Рабате






Москва сочла «охотой на ведьм» возможный запрет россиянам покупать недвижимость в Финляндии

Источник 360.ru: в Конькове нашли противопехотные гранаты и 200 патронов

В Москве рассказали о ходе строительных работ на станции метро «ЗИЛ»

Собянин рассказал об испытаниях первого беспилотного трамвая в Москве