Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 02.09.2021

Диния нәзарәте «Якупов укулары»на чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 7 сентябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә «Якупов укулары» узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел унынчы тапкыр үткәрелә торган укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Чара Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты тарафыннан оештырыла. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе... Читать дальше...

WorldskillsRussia Чемпионатыннан Татарстан кызы алтын медаль белән кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «WorldskillsRussia яшь профессионаллары» чемпионатында «ветеринария» компетенциясе буенча Татьяна Спирина җиңү яулаган. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татьяна чыгышы белән Тәтеш районыннан, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенткасы. Татарстаннан тагын бер вәкил Екатерина Әхмәтҗанова юниорлар командасында икенче урынга лаек булган. «Бу кызлар Татарстан данын тырышып яклаган... Читать дальше...

Ростуризм туристик кешбэк программасы буенча сатуларның кышкы этабын башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә туристик кешбэк программасы буенча сатуларның кышкы этабын башларга ниятлиләр – аның буенча туристлар 15 гыйнвардан апрель ахырына кадәр ял итәргә бара алачак. Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) җитәкчесе Зарина Догузова Көнчыгыш икътисади форумы-2021 кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Без быел 2022 елның кышкы сезонына сатуларны ачарга ниятлибез, ул 15 гыйнвардан соңгы чорда гамәлдә булачак», - диде ведомство башлыгы. Читать дальше...

Чаллыда яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз өендә мәдрәсә оештырган өчен хөкем ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәр суды 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинаны өендә мәдрәсә (анда ул үзе һәм танышлары төрек дин белгече Сәед Нурсиның китапларын укыган) оештырган өчен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза. «Коммерсант-Казань» газетасы хәбәр иткәнчә, хатын-кызны «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын төзүдә гаепле дип тапканнар. Ул Россиядә экстремистик оешма дип табылган һәм 2008 елда Югары суд карары белән тыелган. Тикшерү мәгълүматлары буенча... Читать дальше...

Mezzo телеканалы М.Җәлил театры куелышында «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә, 2-3 сентябрьдә, Европаның Mezzo Live HD классик музыка телеканалы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры куелышында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсын күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Спектакльдә төп партияләрне опера театры солистлары Гөлнора Гатина (Сөембикә), Артур Исламов (Кошчак), Филүс Каһиров (Шаһгали), Юрий Ившин (Князь Серебряный), Ирек Фәттахов... Читать дальше...



Автоинспекторы района призывают нурлатцев соблюдать ПДД

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Начало сентября – период, когда школьники после длительных каникул возвращаются в школу, поэтому очень важно напоминать им об основных правилах безопасного поведения на дороге, повторить или проработать безопасный маршрут от дома до школы и учреждений дополнительного образования.

Татар китабы йорты «Имлә» дип исемләнгән әдәби-каллиграфик кичәгә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татар китабы йортында «Имлә» дип исемләнгән әдәби-каллиграфик кичәнең дүртенче һәм соңгы өлеше узачак. Чираттагы перформанс гарәп язуына багышланачак. Кичә барышында шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»еннән өзек укыячак, каллиграф Айзат Минһаҗев уникаль каллиграфик циклның дүртенче өлешен язачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Чарага барлык теләүчеләр дә килә ала. Алдан язылу шарт. «Имлә» — язу тарихы контекстында... Читать дальше...

Россиядә яңа төрле юл билгеләре барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Россия юлларында "Фотовидеофиксация» дигән яңа төрле юл билгеләре барлыкка киләчәк 1 сентябрьдән Россия юлларында камераларның фотовидеофиксациясе (8.23) турында кисәтә торган билгеләрне яңа төрле «Фотовидеофиксация» (6.22) билгесенә алыштыру башланды. ЮХИДИдә сөйләүләренчә, әлеге билгеле машина йөртүчеләргә трассада контроль турында хәбәр итә. Хәзер һәр камераның табличкалары бердәм билгеләр белән алмаштырылачак. Алар контроль башланганчы конкрет араны төгәлләштермичә генә юл башында торачак. Читать дальше...

Яңа уку елында унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 1 декабрьдә язачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елында унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын 1 декабрьдә узачак. Өстәмә көннәр итеп 2 февраль һәм 2022 елның 4 мае билгеләнгән, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәте. «Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы 11 нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керә алу мөмкинлеге бирә", - дип билгеләп үттеләр ведомствода. Йомгаклау иншасы «зачет» яки «незачет»системасы буенча бәяләнә.

2022 елда ана капиталының күпмегә артачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елда ана (гаилә) капиталы күләме беренче балага 503 мең сум һәм икенче балага 665 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте, дип яза РИА Новости. «Россия Пенсия фонды бюджеты проектында ана капиталын индексацияләү каралган. 2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк. Әгәр беренче гаиләгә ана капиталы бирелсә, икенче балага өстәмә күләме 161 772 сум тәшкил итәчәк», — дип аңлатты Котяков.

Әлмәттә ике яшүсмерләр клубы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Бүген Әлмәттә ике яшүсмерләр клубы ачылды. Аларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясалды. «Графит» һәм «Воменте» яшүсмерләр клублары беренче килүчеләрне кабул итте инде. Эш нәтиҗәләрен карарга Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде. Ул педагоглар һәм клубларда тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Үз чиратында балалар тамашачыларны бию һәм флешмоблар белән сөендерделәр.

Түбән Кама мэры капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасын ачуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, төзекләндерүдән соң, Түбән Камада тантаналы рәвештә 11нче «Березка» балалар бакчасы ачылды. Чарада Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов катнашты. Балалар бакчасы 162 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 2633 кв. м. булган бина 1969 елда төзелгән һәм шуннан бирле биредә капиталь ремонт ясалмаган булган. Бус турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Быел ремонтны «ДомСтрой НК» подрядчы оешмасы башкарган.... Читать дальше...

Әлки районы Изге Троица мәхәлләсе грант отып, күп балалы гаиләләргә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 2 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Базарлы Матактагы Изге Троица мәхәлләсе грант отып, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү эшен башлап җибәрде. Мәхәллә быел июнь аенда президент фонды грантын откан иде. Аз керемле гаиләләргә ашамлыклар белән ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант проекты Әлки һәм Спас районнары благочинные, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков җитәкчелегендә эшләнде. «Коронавирус пандемиясе икътисади вәзгыятькә тискәре йогынты ясады. Читать дальше...

Белем көнендә Кукмарада балалар бакчасы һәм остаханәләр ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 2 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кичә Кукмара районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә Белем бәйрәме узды. Ә Кукмара аграр көллиятендә остаханәләр, Күркәүч авылында мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чараларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты. Тантаналы чараларда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты. Читать дальше...

Азнакайның «Фантазия» ансамбле халыкара бәйгедә гран-при яулады

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ» , Резидә Шәрипова). Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Фантазия» вокаль ансамбле һәм Чулпан Шаһиева «Бәллүр дельфин» халыкара конкурсында Татарстан данын лаеклы якладылар. Бәйге Туапсе шәһәрендә узды һәм анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Карелия, Ингушетия республикаларыннан балалар иҗат коллективлары катнашты. «Фантазия» ансамблен иң яхшы коллектив дип таныдылар һәм гран-при бирделәр. Чулпан Шаһиева (җитәкчесе — Татарстанның Атказанган мәдәният... Читать дальше...

Таһир Вахитов: "Кешеләрнең шундый яклавыннан соң җәмәгать эшчәнлеген ташлау гөнаһ булыр иде"

Azatliq.org 

Түбән Новгородтагы аппеляция мәхкәмәсе БСТ каналының элекке журналисты Таһир Вахитовны Русия думасы сайлавына намзәт буларак теркәмәү карарын гамәлдә калдырды. Вахитов белән мәхкәмәнең ничек узуы, имза җыю "марафоны" һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Первая ракетка Казахстана вышла в финал турнира WTA в Италии






Продвижение Песен, Музыки, Стихов!

В Москве нашли тело пропавшей два дня назад 13-летней девочки

Группа «Алиса» выступит в Минске в честь 40-летия

Голому рубашка-2