Тел белгече Олег Хисамов: Себер татарлары үзләрен татар халкыннан аерып карамый
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов Себер татарларының үзләрен татар халкыннан аерып карамауларын әйтте. «Себердә аерым бер төркем кешеләр бар, әлбәттә. Алар Себер татарларын аерым бер халык итеп күрәселәре килә. Ләкин халык белән сөйләшкәндә: „Сез үзегезне кем дип саныйсыз?“ — дигәч, әби-бабайлар: „Без — татарлар. Читать дальше...