Түбән Камада иң биек яңа йорт файдалануга тапшырылды
(Казан, 10 ноябр, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада иң биек яңа йорт файдалануга тапшырылды. Фатир хуҗаларын әлеге шатлыклы вакыйга белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин котлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу –минем тарафтан ачылган беренче йорт, — диде җитәкче. — Бу — заманча йорт, һәм миңа әйтүләренчә, аны 2014 елдан бирле көткәннәр. Подрядчы биләмәләрне төзекләндерү мәсьәләсенә бик җитди якын килгән: тиздән биредә агачлар утыртырга мөмкин булачак. Читать дальше...