Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Новости за 12.11.2021

Актанышның Әнәк авылында Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Газизова). Актанышның Әнәк авылындагы Җәмәгать үзәгендәге галереяда Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды. Анда 32 рәссамның җитмештән артык эше бар. Картиналарның стиле төрлечә: алар арасында натюрмортлар, портретлар, табигать күренешләре, абстракт һәм авангард эшләрне күрергә була. Әле залга барлык картиналарны да элеп бетерә алмаганнар.  Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанова Чаллы рәссамнарына мондый игелекле хезмәтләре өчен... Читать дальше...

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел 12 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел, узган елга караганда, 12 процентка кимегән. «Быелгы аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапты. Быел 9 ай нәтиҗәләре буенча, барлык төр хуҗалыкларда тулай продукция 11,9 процентка кимеп, узган ел белән чагыштырганда, 88,1 процент тәшкил иткән», — диде Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Дәүләт Советында. Читать дальше...

Тәрҗемә һәм сөйләм технологиясе нигезендә эшләнәчәк яңа татар проектлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ ның филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов институтның киләчәктә башкарылачак проектлары белән таныштырды. Галим «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында тавышны «клонлаштыру», сайтларны яки чыгышларны автоматик тәрҗемә итү, сөйләмне тану һәм әйтелеш дөреслеген тикшерү, татар интеллектуаль ассистенты/роботы кебек проект идеяләре барлыгын әйтте. «Аларны ничек башкарырга кирәклеген дә беләбез. Хөкүмәттән... Читать дальше...

Думага транспорт, кибет һәм кафеда QR-кодлар куллану турында закон проекты тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортның кайбер төрләрендә QR-кодлардан файдалану турында закон проекты тапшырды. «Тәкъдим ителгән карарлар – коронавируска бәйле катлаулы вазгыять фонындагы ашагыч чара», - дип искәртә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте. Беренче закон проекты нигезендә, россиялеләр массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарга, мәдәни учреждениеләргә, җәмәгать туклануы һәм ваклап сәүдә итү объектларына бары тик прививка ясату турында QR-код... Читать дальше...

Голикова: Вакцинация узу турында сертификат паспорт кебек мөһим документ булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинация узу турындагы сертификат россиялеләр өчен паспорт белән бергә иң мөһим документларның берсенә әверелергә тиеш. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавируска каршы прививка ясатуны раслаган сертификат гражданнар тормышында паспорт кебек үк мөһим документка әверелергә тиеш. Төбәкләрдә вакцинация темпларының югары булуы бик тә куандыра», - диде Голикова. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 720 млн сумлык продукция сатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 11 сентябрьдән барлыгы тугыз көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 720 млн сумлык продукция сатылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Ярминкәләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада оештырылган.  «Ярминкәләргә ихтыяҗ зур, алар ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Читать дальше...

Белгеч: Татарча контент проблемасын хәл итүнең бер ысулы — машина тәрҗемәсен куллану

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов татарча контент булдыру өчен машина тәрҗемәсен кулланырга тәкъдим итте. «Татар телендә контент җитми. Кайбер темалар буенча ул бөтенләй юк. Ул очракта машина тәрҗемәсе технологияләре һ.б. ярдәмгә килергә мөмкин. Машина тәрҗемәсе эшләсә без татарча эзләп, татарча булмаган мәгълүматны табып, татарча укый алабыз», — диде ул «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында . Читать дальше...

Путин коронавирусның тагын да куркынычрак штаммнары барлыкка килү ихтималын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус инфекциясенең яңа, тагын да куркынычрак мутацияләре барлыкка килергә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин «Россия 24» телеканалы трансляцияләгән АТЭС саммитында шулай дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә, Россия лидеры Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына коронавируска каршы уйлап табылган яңа вакциналарны тануны тизләтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте. Аерым алганда, бу Россиядә җитештерелә торган «Спутник V» препаратына да кагыла. Ул дөньяның... Читать дальше...



Гамәли семиотика белгече эзләгечтә иң популяр татар сүзләрен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов интернетта татарча эзләүләр ешлыгына ясалган анализын тәкъдим итте. «Без Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән тикшеренү үткәрдек, аның махсус җайланмасы бар. Эзләгечтә концерт, башкаручылар, фильм, ТВ тапшырулары, телеканал, радиостанция, бәйрәмнәр, туган көн, котлаулар, уку, мәктәп, дин кебек сүзләрне еш эзлиләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе Мишустинга мөрәҗәгать юллады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллады. Алар ярдәм күрсәтүне сорый. Шул хактагы мөрәҗәгать ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә дөнья күргән. «Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең зур әһәмиятен исәпкә алып, Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе әлеге мөрәҗәгатьне карауны һәм Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 27 февралендәге... Читать дальше...

Җанисәп барышында Татарстан волонтерлары көн саен 5 мең кешегә консультация бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстандагы күп функцияле үзәкләрдә көн саен 5 меңнән артык кеше Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә кагылышлы сораулар буенча волонтерлардан консультация ала. ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без волонтерлар корпусын бик җиңел җыйдык, чөнки кызыксыну бар иде. Алар 45 муниципалитеттагы күп функцияле үзәкләрдә оештырылган 58 участокта эшләде... Читать дальше...

Россия Президенты COVID-сертификатларны тиз арада үзара танырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинация сертификатларын мөмкин кадәр тизрәк үзара танырга кирәк. «Российская газета» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында узган АТЭС саммитында ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Күптән түгел үткән «егермелек» саммитында Россия кыска вакыт эчендә вакцина һәм сертификатларны үзара тану турындагы мәсьәләне өйрәнергә тәкъдим итте, дип искәртте Путин. «Бу никадәр тизрәк эшләнсә, глобаль активлыкны тулысынча яңартуы шулкадәр җиңелрәк булачак»... Читать дальше...

Дәүләт Советы Путиннан Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне сораячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемен бирү турында үтенеч әзерләде. Депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Яшел Үзән җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатен хуплады. «Яшел Үзәндә яшәүчеләр, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, шул ук... Читать дальше...

«Татмедиа» агентлыгы журналистлар арасында үткәрелгән ике бәйгегә нәтиҗәләр ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында берьюлы ике республика бәйгесендә (этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктырту, террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктыртучылар конкурсы берничә номинация буенча үткәрелде. «Гаммәви мәгълүмат чараларында... Читать дальше...

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафуриның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр җыентык чыгарды. «Безнең байлыгыбызны тегеннән дә тарткалыйлар, моннан да. Мәҗит Гафурины башкорт язучысына әйләндереп бетерделәр. Бу китапны укыган кеше аның чын мәгънәсендә, иҗаты ягыннан да, нәсел-нәсәбе ягыннан да, фикерләү ягыннан да 100 процент татар икәненә ышана», диде җыентыкның редколлегия әгъзасы, халык шагыйре Разил Вәлиев. Читать дальше...

Прокуратура "Мемориал"ны экстремизм һәм террорчылыкны аклау сәбәпле яптырмакчы  

Azatliq.org 

Прокуратура белдерүенчә хокук яклаучыларның материаллары "террорчы һәм экстремист эшчәнлек алып барырга ярый дигән күзаллаулар" тудыруга юнәлдерелгән. "Мемориал"да искәртүләренчә, сүз хокук яклаучылар алып бара торган сәяси тоткыннар исемлеге турында бара.

Дәүләт Советы Клишас һәм Крашенинниковның закон проектына 20 төзәтмә әзерләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән «РФ субъектларында ачык хакимият оештыруның гомуми принциплары турында»гы федераль закон проектына 20 төзәтмә әзерләде. Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әлеге төзәтмәләрне тикшерде. Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, федераль закон проектына әзерләнгән төзәтмәләр шартлы рәвештә берничә блокка бүленгән. Читать дальше...

Илшат Гафуров: Бәлки Милли китапханә хезмәткәрләренә милли киемдә эшләргәдер?

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан Милли китапханәсендә эшләүчеләрнең милли киемнәрдә эшләвен тәкъдим итте. «Уникаль корылма, уникаль кешеләр эшли. Хезмәт күрсәтүче персонал, бәлки, милли китапханәдә милли киемдә булырга тиештер. Сез ничек уйлыйсыз?» — диде ректор бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗановага мөрәҗәгать итеп... Читать дальше...

Новости России
Москва

К.ВАЛИЕВА, 23 КИТАЙЦА, WADA помогают раскрыть сеть секретных преступных отделов. Дело Скрипалей можно дополнить с пользой.


Илшат Гафуров Милли китапханәнең бурычлары буенча шелтәсен җиткерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Милли китапханәнең төп бурычлары турында фикер алышу булды. «Милли китапханәнең миссиясе нидә?» — дип, КФУ ректоры Илшат Гафуров ачыклык кертүне сорады. «Милли китапханәнең миссиясе үзгәрдеме әллә? Китапханә миссиясе дигәндә, без китапханә кино да төшерерлек, биюләр дә биеп йөрерлек җәмәгать киңлегенә әверелде дип сөйлибез. Ул вакытта аны Милли китапханә түгел... Читать дальше...

Татарстанстат: Татарстанлылар җанисәп тәмамланганчы үз мәгълүматларын тикшерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда яшәүчеләр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында исәпкә алу битендә үзләре турындагы мәгълүматны 14 ноябрьгә кадәр тагын бер тапкыр тикшерә алачак. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Республикада яшәүче һәр кеше үзен ничек исәпкә алуларын тикшерү мөмкинлегенә ия. Бу, беренче чиратта... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA огорчила Елену Рыбакину после турнира в Мадриде






Команда из Забайкалья «Без грани» прошла в 1/4 финала Высшей лиги КВН

Волжский мост в Рыбинске не будут перекрывать на два месяца

Международные и профессиональные праздники, отмечаемые 8 мая

В Перми нашли погибшей пропавшую 49-летнюю певицу Светлану Маслову