Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Новости за 29.11.2021

«Түбән Кама Нефтехим» илкүләм бәйгенең төбәк этабында җиңү яулаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» илкүләм бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулаган. Белгечләр предприятие тәҗрибәсен югары бәяләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Түбән Кама Нефтехим» берьюлы дүрт номинациядә аерылып торган: «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җәрәхәт алу һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен», «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен», «Җитештерү... Читать дальше...

Гамалея үзәге коронавирусның «омикрон» штаммына вакцина әзерли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары коронавирусның яңа омикрон- штаммына каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости. «Гамәлдәге беркетмәләргә таянып, „омикрон“ штаммына каршы „Спутник“ вакцинасының яңа версиясен эшләүгә кереште инде», — диелә белдерүдә. «Спутник»ның яңа версиясе 45 көннән соң күпләп җитештерүгә әзер булырга мөмкин. Читать дальше...

Татар язучысы Рөстәм Галиуллинның «Гипнозчы малай» китабы башкорт телендә дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада татар язучысы Рөстәм Галиуллинның башкорт телендә «Гипнозчы малай» дигән китабы басылып чыкты. Тәржемә авторы — Айгиз Баймөхәмәтов, рәссамы — Альбина Такалова. Җыентыкка мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч хикәяләр тупланган, дип яза « Шоңкар ». «Рөстәм Галиуллинның әсәрләре зур тәрбияви әһәмияткә ия, — дип билгеләп узды тәрҗемә авторы Айгиз Баймөхәмәтов. — Икенчедән, әдәбият һәрчак безнең халыклар арасында дуслык күпере булды. Рөстәм Госман улы ... Читать дальше...

Казан сәүдә үзәгендә ир-ат QR-код күрсәтүне сораган каравылчыны пычак белән яралаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казан сәүдә үзәгенә килгән ир-ат  QR-код күрсәтүен сораган каравылчыга пычак белән һөҗүм иткәнлеге турында мәгълүмат пәйда булды. «Татар-информ»га ир-атның тоткарлануы турындагы мәгълүматны ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар. Бүген кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы «Уңыш» сәүдә үзәгеннән чакыру булган. Россия гвардиячеләре 48 яшьлек һөҗүмчене тоткарлый алган. Аны «Мәскәү» полиция бүлегенә илтәләр. Читать дальше...

Ял көннәрендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә алты бала имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган ялларда гына да Татарстанда алты бала юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Аварияләрнең берсе шимбә көнне, 27 ноябрьдә, Түбән Кама районында булган. «Лада» машинасын йөрткән 32 яшьлек исерек ир-ат зур тизлек белән идарә итә алмыйча юл кырыена төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек үсмер һәм ике яшьлек сабый зыян күргән. Шул ук көнне Түбән Кама районында «Лада»... Читать дальше...

Татарстанда аномаль җылы һава торышы, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Шулай итеп, буран һәм секундына 25 метрга кадәр көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Һава торышы җылы булачак. Синоптиклар быел 30 ноябрьдә күзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин, дип фаразлый. Алдагы рекорд - +3,7 градус — 2012 елда куелган иде. Иртәгә төнлә температура -2дән +3 градуска кадәр, көндез 0-5 градуска кадәр... Читать дальше...

Табиблар коронавирусның «омикрон» штаммы симптомнарын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Омикрон» исеме алган коронавирусның яңа штаммының төп симптомнары булып арыганлык һәм йөрәк тибешенең ешаюы тора. Бу хакта Вакцинация һәм иммунизация буенча бәйсез уртак комитет әгъзасы Адам Финн белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Белгеч сүзләренә караганда, Көньяк Африка Республикасы мәгълүматлары яңа штаммнарның «аеруча куркыныч» булмавын раслый. Шул ук вакытта «омикрон»га, «Дельта» штаммы кебек үк, ис һәм тәм югалту хас түгел. «Интерфакс» хәбәр итүенчә... Читать дальше...

Швейцариядә Кышкы Универсиада - 2021 гамәлдән чыгарылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Швейцариядә «омикрон» коронавирусының яңа штаммы барлыкка килү сәбәпле, 2021 елгы Кышкы Универсиада гамәлдән чыгарылды. Ул Люцернда булырга тиеш иде, дип хәбәр итә ТАСС халыкара университет спорты федерациясе (FISU) чыганагына сылтама белән. «Карар Швейцария хакимиятенең Африка илләреннән килүчеләр өчен мәҗбүри 10 көнлек карантин кертүе белән бәйле. Нәтиҗәдә, Люцерндагы Универсиаданың була алмавы ачыкланды», — диде агентлык әңгәмәдәше.



Актуганов Махмуд Сафиевич

Tatobzor.ru (Казань) 

Актуганов Махмуд Сафиевич(биография) майор,Герой Советского Союза,командир взвода родился 25 декабря 1924 года в деревне Новосафарово Мишкинского района Башкирской АССР в крестьянской семье. По окончании начальной школы работал в колхозе. В августе 1942 года призван в Красную Армию.В действующей армии с… Далее

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм алты хатын-кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше вафат булган. Пандемия башланганнан бирле үлем очракларының гомуми саны 1248 очракка җиткән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Коронавирус инфекциясеннән 1942 һәм 1964 елларда туган ике ир-ат үлгән. Шулай ук республиканың 1932, 1937, 1938, 1949 елларда һәм тагын икесе 1953 елда туган алты хатын-кыз инфекция корбаны булган.

Күп функцияле үзәкләрдә 13 көн эчендә QR-кодлы 62 меңнән артык сертификат бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Күп функцияле үзәкләре (КФҮ) вакцинация яки кичерелгән авыру турында QR-кодлы 62 меңнән артык сертификат биргән. Әлеге сертификатлар яңа хезмәт эшли башлаганнан алып 13 көн эчендә бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә. «Медицина каршылыгы турында яки вакцинаның икенче компонентын керткәнче каралган вакытлы QR-кодлы республика белешмәләре КФҮ тарафыннан бирелми. Аларны бары тик медицина учреждениеләре генә бирә»... Читать дальше...

Ленар Мифтах: Татарларга этник флаг кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алабугада яшәүче публицист, журналист Ленар Мифтах татарларга этник флаг кирәк, дип саный. Ул татарларда этник флаг сыйфатында Татарстан флагын куллану дөрес әйбер түгел, дигән фикердә. «Еш кына Татарстаннан читтә безнең халык җәмгыятьләре Татарстан дәүләт флагын татарларның этник флагы итеп күтәрә. Бу Татарстан гражданнары флагы. Аны этник флаг буларак Түбән Новгород, Уфа, Пенза, себер якларында күтәрәсең икән, татарлар үзләрен мигрантлар хәленә куя. Читать дальше...

Путин Covid-19 пандемиясе сәбәпле төбәкләрнең вәкаләтләрен бер елга озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Төбәкләрнең коронавирус йогышы пандемиясе аркасында кертелгән кайбер аерым вәкаләтләре 2022 елга озайтылды. Аерым алганда, алар катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә бюджетлар үтәлешенә кагыла. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды. Шулай итеп, субъектлар бюджет кредитларын реструктуризацияләүдән килгән акчаларын Covid-19га каршы көрәшкә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерә алачак. Моннан тыш, төбәкләр пандемия нәтиҗәләрен кисәтү һәм... Читать дальше...

Эксперт: Covid-19ның яңа штаммы авырулар санының яңа дулкынына китерергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның Көньяк Африка Республикасында ачыкланган яңа омикрон-штаммы авыруларның бөтен дөнья буенча таралуына китерергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында бастырылган инфекция таралуга каршы көрәш өчен өстенлекле чаралар исемлегендә әйтелә. «Әлеге характеристикалардан күренгәнчә, киләчәктә Covid-19 авыруларының яңа дулкыны булырга һәм җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. „Омикрон“ яңа штаммы белән бәйле глобаль куркыныч бик югары дип бәяләнә», — диелә документта. Читать дальше...

«Гадел әңгәмә» тапшыруында блогер Гөлия Вәлиәхмәтова булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында блогер, эшмәкәр Гөлия Вәлиәхмәтова катнашты. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка ул бизнесы, шәхси тормышы, кызы, әти-әнисе, авыру балага ярдәм итүе һәм башкалар турында сөйләде. Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз .

Новости России
Москва

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?


Ижевскида татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ижевск шәһәрендә татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар. Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен без «Мирас» дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы оештырдык, дип хәбәр итә «Яңарыш» сайты. Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер — класслар куелган. Бию осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

В нурлатской школе №9 наградили участников конкурса творческих работ по БДД

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Местное отделение партии «Единая Россия» поощрило победителей внутришкольного этапа муниципального конкурса творческих работ по теме безопасности дорожного движения «Мой друг - Светофор».

Дәүләт Думасында QR-кодка яңа исем тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Сергей Леонов «QR-код» төшенчәсен «иммун паспорт» дигән төшенчәгә алмаштырырга тәкъдим итә . Бу исем, аның фикеренчә, коронавирус белән авырган һәм аңа каршы прививка алган кешеләр турындагы закон проектында тәкъдим ителә торган норманың мәгънәсен төгәл җиткерә, шулай ук бу терминга бәйле рәвештә җәмәгатьчелек ярсуын киметергә ярдәм итәчәк. «Мин аны "иммун паспорт" дип атауны тәкъдим итәм. Иммунитет ике ысул белән ... Читать дальше...

"Зачем мне ваш татарский?!" Татар телен ихтыярига калдыруга 4 ел

Azatliq.org 

Ихтыярига калдырылган татар теленә игътибарны арттыру җиңел түгел, барыбер балалар җәмгыятьтә татар теленә карата тискәре мөнәсәбәтне белә, сизә, телгә мәхәббәт уяту авыр. Бу хакта татар теле укытучылары әйтә.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев оставил загадочное послание после победы в Мадриде






«Метриум»: Заповедные земли

Собянин: внимание Путина к Москве дорогого стоит

Снегопад из Москвы надвигается на Владимирскую область

Китайцы рассказали о нервной реакции Запада на ответ Кремля Вашингтону