Алабугада ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике шофер да хастаханәдә
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Алабуганың Чапаев урамындагы 49б номерлы йорт каршында булган. Шаһитлар әйтүенчә, биредә 99нчы модельле «Лада» һәм Deawoo автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. «Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике кешене - «Лада» шоферын һәм чит ил автомобиле белән идарә иткән хатын-кызны хастаханәгә алып китте. Аларның икесе дә күкрәк читлеге авыртуга зарланган», - дип искәртте шаһитлар.