Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Новости за 20.12.2021

Харис Якупов — Әсәрләре Татарстан һәм илебез сынлы сәнгатенең «алтын фонды»на керде

Tatar-inform.tatar 

Атаклы татар рәссамы Харис Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанның Яңа Татар бистәсендә ишле гаиләдә туа. Әтисе Габдрахман агай — 1нче сабын кайнату заводында, әнисе Маһикамал апа исә балалары укыган 13 нче мәктәптә җыештыручы булып эшли. Булачак сәнгать даһие 5нче — 7нче сыйныфларда укыганда ара-тирә үзе ясаган пейзажларны колхоз базарында сата — шул рәвешчә гаиләнең матди хәлен җиңеләйтергә тырыша. 1939 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлагач та, яшь рәссам Казанда ТАССР рәссамнары әсәрләре күргәзмәсендә катнаша. Читать дальше...

Песошин: Иминлек органнары һәрвакыт Россиянең милли мәнфәгатьләрен яклады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Иминлек органнары - ул дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше. Алар һәрвакыт илнең милли мәнфәгатьләре, аның суверенитеты һәм территориаль бөтенлеге сагында торды, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлап. «Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион корылыш, суверенитет һәм Россиянең территориаль бөтенлеген тәэмин итү... Читать дальше...

Мурашко: Балалар арасында коронавирусның авыр формалары белән авыручылар бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Балалар коронавирус белән бераз җиңелрәк авырый, әмма алар арасында да ковидның авыр формалары белән авыручылар бар. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Наилә Аскер-зада фильмында сөйләде. «Хәзер без 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар арасында тикшеренүләр үткәрергә әзерләнәбез. Балаларның әлеге авыруны бераз җиңелрәк кичерүен күрәбез, шулай да авыр формалар да очрый», — дип хәбәр итә РИА Новости министры.

Казан юлларында 9 баллы бөкеләр хасил булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрь иртәсендә Казанда бик күп кар яву сәбәпле 9 балллы бөкелщр хасил булды. «Яндекс.Пробки» сервисы хәбәр итүенчә, иң авыр хәрәкәт Әмирхан, Чуйков, Гвардия, Ершов һәм Гадел Кутуй урамнарында, шулай ук шәһәр үзәгендә күзәтелә.



Роспотребнадзор Төркиядән борыч, гранат һәм виноград кертүне чикләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор 17 ноябрьдән - Төркиядән борыч һәм гранатлар, 10 декабрьдән виноград кертүне туктатты. 27 октябрьдән 7 декабрьга кадәр Иран һәм Төркиядән кертелгән азык-төлек продукциясенең алты төрендә 12 төрле пестицид табылган, аларның унысы - Россиядә тыелган. Нәтиҗәдә, Россиягә 60 мең тоннага якын төрек винограды һәм 10 мең тоннадан артык гранат кертелмәгән.

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде.  «19 декабрьга 1 377 үлем очрагы теркәлгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.  Covid-19 корбаны 1935 һәм 1939 елларда туган ике ир-ат һәм 1940, 1949 һәм 1962 елларда туган өч хатын-кыз була.

Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллин премиясенә эшләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 20 декбарь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә агымдагы иҗат елы нәтиҗәләре буенча язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырыла торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул итү дәвам итә һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Премия район башкарма комитеты карары белән Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә 4 номинация буенча бирелә. Номинацияләр түбәндәгечә: Әдәбият (китаплар дәүләт нәшриятларында яки «Татнефть» Хәйрия фонды тарафын-нан нәшер ителгән булырга... Читать дальше...

Әлмәттә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча татар телендә дәрес үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 20 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 17 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда район җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча 43нче һәм соңгы мастер-класс булды. 100дән артык катнашучы ораторлык сәнгате нигезләрен өйрәнде. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган масштаблы проект-республикада гына түгел, Россиядә дә уникаль тәҗрибә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән... Читать дальше...

Ижевскида Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртия башкаласында Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Юбилей чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәрәфле кунак Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның... Читать дальше...

Полиция вәкаләтләрен арттыручы кануннан ниләр көтәргә?

Azatliq.org 

Русиянең "Полиция турында" яңа канунында хезмәткәрләрнең кайбер гамәлләре аларның үз карамагына калдырылган, ә "бурыч" төшенчәсе "вәкаләт" дип үзгәртелгән. ​"Җәзалауларга каршы комитет" юристы Тимур Рәхмәтуллин шушы үзгәрешләрне аңлатты һәм алардан куркырга кирәкме дигән сорауга җавап бирде.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

«Надо чем-то жертвовать». Арина Соболенко отказалась ехать на Олимпиаду в Париже






Гость из страны троллей. Как Константин Румянцев вовлек российского слушателя в мир скандинавского фольклора

Турагрегаторы рассказали о существенном росте брони от иностранцев в России

ФСБ России признало ViPNet CryptoSmart соответствующим требованиям к СКЗИ

«Лаборатория Касперского» сочла санкции США против ее руководства необоснованными