Яшел Үзәндә авария аркасында14 меңнән артык кеше яши торган йортларда җылылык беткән
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Яшел Үзәндә Төзүчеләр урамындагы торбаүткәргечтәге авария аркасында җылылык белән тәэмин итү өзелгән. Җир астында 500 мм диаметрлы торбаүткәргеч тишелгән. «Татар-информ»га Яшел Үзән районы хакимияте матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, җылылык трассасын карап чыккан вакытта, җылылык камерасында өзеклек табылган. «Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре шунда ук өзеклекләрне бетерүгә кереште, җылылык камерасында эретеп ябыштыру эшләре дәвам итә. Читать дальше...