Түбән Камада «Батырлар юлы буйлап» автомотоузышы оештырыла
6 майда Түбән Камада «Батырлар юлы буйлап» автомотоузышы оештырыла. Бөек Җиңү көнен каршылап үткәрелүче әлеге чарада ветераннар, автомәктәпләр һәм һөнәри уку йортлары коллективлары катнашачак. Чара 9.00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында митинг белән башланып китә. 9: 30 сәгатьтә колонна түбәндәге маршрут буенча кузгала: Спорт урамы - Октябрьнең 50 еллыгы урамы (җөп ягы) – Химиклар проспекты (так ягы) – Көньяк урам -Химиклар проспекты (җөп ягы). Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә. Читать дальше...