Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Новости за 09.02.2023

Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш егетләренә «УАЗ» автомобиле җибәрәләр

Tatar-inform.tatar 

Бронялы «УАЗ» автомобиле тиздән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә җибәрелә. Аны Казандагы Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләгән Вәсим Вахитов әзерләгән. Бу хакта район башлыгы Ленар Зариповның Телеграм-каналындагы хәбәргә сылтама белән «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 17,1 мең кешегә җитте

Tatar-inform.tatar 

6 февральдә Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 17,1 мең кешегә җитте

Соңгы белешмә буенча, биредә 17134 кеше һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы яза.

Төркия хакимияте хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр саны 70 347 кешегә җиткән.

Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, ул 1939 елдан бирле иң көчлесе.

Мәскәү татарлары җир тетрәүләрдә зыян күргән кешеләргә ярдәм җыя башлады

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү вакытында зыян күргән кешеләргә ярдәм җыю пункты ачылды. 14 февральгә кадәр беренче чиратта кирәкле әйберләрне тапшырырга мөмкин, аннары алар бу илләрнең илчелегенә җибәреләчәк.

Читать дальше...

Себер федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре Барнаулда очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай краенда. Биредә ул Себер федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсенә иреште

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән дәрәҗәгә җитте, ул 0,36 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Анда Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Быел 11 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз

Tatar-inform.tatar 

Соңгы ун елда Татарстанда 40 мең урынга исәпләнгән 253 балалар бакчасы һәм 48 мең урынга исәпләнгән 76 мәктәп төзелде. Быел тагын 11 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның ун тәҗрибәсе Россиянең 14 төбәгендә гамәлгә ашырыла

Tatar-inform.tatar 

«Смартека» Стратегик инициативалар агентлыгы мәйданчыгында Татарстан 33 уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Россиянең башка төбәкләреннән җиде тәҗрибәне үзләштерде. Татарстанның ун тәҗрибәсе 14 төбәктә гамәлгә ашырыла инде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Анда Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Үзәк федераль округта Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Щеголев белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан кешеләренең гомер озынлыгы өч елдан күбрәккә артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган елда гражданнарның гомер озынлыгы өч елдан күбрәккә артты һәм 74,58 ел булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Читать дальше...

Владимир Путин Татарстанга федераль дәрәҗәне кадрлар белән тәэмин иткән өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин «федераль дәрәҗәне кадрлар белән тәэмин иткән өчен» Татарстанга рәхмәт белдерде. Россия лидеры бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында белдерде.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булган кешеләр саны 16 меңгә кадәр арткан

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә җир тетрәүләр корбаннары саны арта. Һәлак булган кешеләр саны соңгы дүрт сәгатьттә 14 104тән 16 170кә кадәр артты. Яралылар саны да шулай ук 200 кешегә күбәйде. Бу хакта Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Белгечләр Төркиядә җир тетрәүдән килгән зыянны 4 миллиард доллар дип бәяләгән

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүләрдән килгән зыян якынча 4 млрд доллар дип бәяләнә. РИА Новости Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән шул хакта хәбәр итә. Бу әлегә соңгы мәгълүмат түгел, соңгы сумма күбрәк булырга мөмкин, ди аналитиклар.

Читать дальше...

Шамил Садыйков: «Татмедиа» блогерлар мәктәбе биш телдә эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә блогерлар мәктәбе эшли башлаячак. Бу хакта «Ялкын» журналының «Кәеф» медиа лабораториясе ачылышында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года


«Ялкын» журналында «Кәеф» медиа лабораториясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Медиа лабораториядә онлайн очрашулар өчен лекторий, презентация өчен сәхнә, подкастлар төшерү студиясе, вертикаль видеолар һәм фотолар өчен циклограма, туры эфир һәм стримнар уздыру урыны белән тәэмин ителгән.

Чакырылыш буенча армиядә хезмәт итүчеләргә югары уку йортына кергәндә балл өстәләчәк

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы югары уку йортларына һәм көллиятләргә кергәндә чакырылыш буенча армиядә хезмәт итүне исәпкә алу турындагы закон проектын беренче укылышта бертавыштан кабул итте. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Минзәлә театры Казанга «Кыз урлау» һәм «Өлүф...» спектакльләрен алып килә

Tatar-inform.tatar 

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры Казан гастрольләре өчен «Кыз урлау» һәм «Өлүф...» спектакльләрен алып килә. Гастрольләр 20 февральдә Камал театры бинасында Мостай Кәримнең «Кыз урлау» музыкаль комедиясе белән башлана.

Читать дальше...

Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына ярдәм итү турындагы закон кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләренә социаль ярдәмнең максималь чараларын билгели торган закон кабул итте. «Ветераннар турында» законга төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде






В Москве начали отключать отопление

Суд отказался отправлять на экспертизу документ об отставке Дубровина из правительства Забайкалья

Вечер уникальных встреч «Богиня с несоветской внешностью»

Завершено расследование дела о поджоге закладного камня в ТиНАО