Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Новости за 15.02.2023

Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Муса Җәлилнең 117 еллыгын билгеләп үттеләр. Герой-шагыйрьне хөрмәтләү өчен иҗат интеллигенциясе вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, педагоглар, кадетлар, мәктәп укучылары һәм аның иҗатын яратучылар килде. Тантаналы митингта район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Читать дальше...

«Апуш» балалар театр студиясенең яңа премьерасы «Кечтүк» спектакле булачак

Tatar-inform.tatar 

«Апуш» балалар татар театр студиясе «Кечтүк» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльне Халыкара туган тел көнендә күрсәтәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин арттырылган социаль түләүләр турында доклад тәкъдим итүне сорады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан арттырылган социаль түләүләрне бирү эшенең ничек җайга салынуын аңлатуны сорады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны кабат арта башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның теркәлгән саны кабат арта башлаган. Бүген Covid-19 белән авыруның 101 очрагы расланган. Алдагы тәүлектә 99 очрак булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Татарстанда 90 студент һәм аспирант махсус стипендия алачак – Миңнеханов карары

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика студентларына, адъюнктларына, аспирантларына һәм курсантларына махсус стипендия билгеләү турында карар имзалады. Аспирантлар өчен стипендия күләме 33 мең сум тәшкил итә, хәрби училище курсантлары өчен – 27 мең сум һәм югары уку йортлары студентлары өчен – 16 мең сум. Татарстан Республикасы җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган документта шул турыда белдерелә.

Читать дальше...

Торак инспекторы яз көне җылылык өчен азрак түләү ысулы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Һава торышына бәйле җылылык бирү температурасын көйләү үзәкләре язгы һәм кышкы чорда җылыту өчен түләүгә тотылган сумманың 25-30 процентына кадәрен янга калдыру мөмкинлеге бирә. Бу чорда һава температурасының сизелерлек үзгәрешләре тәүлек дәвамында еш була. Бу турыда бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе – баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан депутатлары балалар бакчаларында туган тел укытучыларына пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеген сорап Мишустинга язмакчы

Azatliq.org 

Депутат Рыбакова сүзләренчә, Мамадыш районының балалар бакчасында эшләүче татар теле укытучылары пенсиягә алдан чыга алмаган.



Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы Советының хисап сессиясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спас районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул район Советы утырышында катнашты. Район советының хисап сессиясендә 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2023 елга планнар билгеләнде.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин төзекләндерелгән Болгар урта мәктәбен карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбен карады. Ул укытучылар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук республика халыкларының мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре бердәмлегенә багышланган парламент дәресендә булды.

Читать дальше...

Казанда «Илшат Гәрәйхановның соңгы көрәше» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

16 февральдә Казанның «Мир» театрында «Илшат Гәрәйхановның соңгы көрәше» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Тарихи картина Татарстанның Мамадыш районында туып-үскән һәм 357 нче парашют-десант полкы рядовое булган Илшат Гәрәйханов турында сөйләячәк. Ул 1982 елда Әфганстанның Бамиан провинциясендә хәбәрсез югалган.

Читать дальше...

Чирмешән районы Ивашкино авылында мобилизацияләнгәннәр өчен йокы капчыклары тегәләр

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районының Ивашкино авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән сугышчылар өчен йокы капчыклары тегә һәм окоп шәмнәре ясый, дип яза «Безнең Чирмешән» журналисты Марат Гомәров. Барлыгы 80 йокы капчыгы теккәннәр.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года


«Сабантуй» балалар журналы уздырга «Әбием киңәшләре» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

15 февраль көнне Казанда «Сабыйлар» үзәгендә «Сабантуй» балалар журналы оештырган «Әбием киңәшләре» Республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны котлау тантанасы үтте, дип хәбәр итә журналист Руфия Мөхетдинова.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова обыграла Шнайдер на старте грунтового турнира WTA 1000 в Мадриде






Иванов за время работы в МО купил дом в 1,5 тыс. кв. метров и раритетный лимузин

Стало известно, где в России самые дорогие загородные дома

В клиниках «Евроонко» стартует акция «Распознать меланому – сохранить жизнь!»

Губернатор Петербурга поблагодарил Путина за организацию выставки-форума «Россия»