Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 11.04.2024

Татарстан мәктәп укучылары «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы финалына чыкты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 9 муниципаль берәмлегеннән төрки тарихы белән кызыксынучы 12 өлкән сыйныф укучысы «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезонының ярымфинал уеннарын уйнады. Алда беренче тапкыр Болгар шәһәрендә узачак финал тора. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Татарстанның «Сокол» футбол клубы профессиональ дәрәҗәдәге матчларда катнаша башлый

Tatar-inform.tatar 

Шимбә, 14 апрельдә, Казанның «Сокол» хосусый футбол клубы беренче тапкыр профессиональ дәрәҗәдәге рәсми матча катнаша. Команда «Пари НН-2» командасы белән уйнаячак. Футбол командасының профессиональ дәрәҗәгә чыгуы турында «Сокол» футбол клубының спорт директоры Ильяс Минневәлиев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Читать дальше...



Былтыр Татарстанда 1500дән артык кеше вакытыннан алда пенсиягә чыкты

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстанда яшәүче 1500дән артык кеше пенсиягә гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыккан. Бу хакта Татарстан социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Ике тапкыр кичектергәннән соң, «Көнчыгыш» космодромыннан «Ангара-А5» ракетасы уңышлы очты

Tatar-inform.tatar 

Очып китү ике тапкыр туктатылганнан соң, «Көнчыгыш» космодромының 1а мәйданчыгыннан авыр класслы «Ангара-А5» ракетасы уңышлы очыш алды. «Орион» тизлек арттыру блогы авыр класслы ракетаның өченче баскычыннан «очып төшеп калды», дип яза ТАСС.

Читать дальше...

«Сокол» футбол клубы Татарстан спортчыларыннан гына торган команда тупларга җыена

Tatar-inform.tatar 

Казанның хосусый «Сокол» футбол клубы, футболчыларны читтән чакырмыйча, Татарстанда туган егетләрдән генә торган команда булдырырга җыена. Әлегә командада Россиянең 6 төбәгеннән килгән футболчы уйнаячак. Бу турыда «Сокол» футбол клубының спорт директоры Ильяс Минневәлиев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Цзилинь-Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Кытайның Чанчунь шәһәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Цзилинь провинциясе Халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Люй Хайцян җитәкчелегендә «Цзилинь-Татарстан» түгәрәк өстәле узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Уфаның Зинино авылында яшәүче ир буа янындагы дамба җимерелергә мөмкин дип Хәбировка мөрәҗәгать иткән

Azatliq.org 

Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән булган. "Хәзерге вакытта бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә.  Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула". Корылма җимерелсен өчен бөтен шартлар бар ди ул.

Новости России
Москва

Бухалово и Париж: откуда появились необычные и смешные названия населенных пунктов в России


Тарих институтында узган түгәрәк өстәл Казахстанда фән хезмәткәрләре көненә багышланды

Tatar-inform.tatar 

ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында «Евразиянең урта гасыр тарихының актуаль проблемалары» халыкара фәнни түгәрәк өстәле уза. Ул Казахстан Республикасында фән хезмәткәрләре көненә һәм «Алтын Урданы тикшерүчеләр Ассоциациясе» халыкара иҗтимагый оешмасының 5 еллыгына багышлана.

Читать дальше...

Казанда 2,5 меңнән артык подвал халык яшеренү өчен яраклы дип табылган

Tatar-inform.tatar 

Казан хакимияте гадәттән тыш хәлләр очрагында халыкны яшерү өчен барлык биналарны тикшерде. Күп фатирлы йортларның 2,5 меңнән артык подвалы ышыклану өчен яраклы урын дип танылган. Бу хакта Казан мэриясендә террорчылыкка каршы комиссия утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге "әләкләү гадәтен" өйрәнергә тәкъдим итәләр

Azatliq.org 

Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванков фикеренчә, хәзерге вакытта кайбер шәхесләр башка кешеләр өстеннән әләк язып популярлык казана. "Абсурд очраклар да ешайды, кешеләрне дөрес төстә кием кимәгән өчен дә әләклиләр. Һәр ел саен мондый очраклар арта гына", дигән ул.

Айгөл Лайон: "Безнең азат булып яшәргә хакыбыз бар"

Azatliq.org 

Эстониядә Азат милләтләр лигасының гамәлгә кую конгрессы узды. Анда барлыгы 12 халык вәкиле катнашты. Шул исәптән башкортлар һәм татарлар. Җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон рәислек итте. Ул конгресста яңгыраган фикерләрне һәм Баймактагы хәлләр турында сөйләгәнен җиткерде.

«Казан» бию ансамбле беренче тапкыр «Без – Россия» программасында катнашачак

Tatar-inform.tatar 

17-23 апрельдә «Казан» бию ансамбле Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль–концерт планы нигезендә «Без - Россия» федераль программасы кысаларында Махачкала, Избербаш, Дербент, Грозный, Нальчик һәм Владикавказда «Йөрәкләрне яулаучы шоу» концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Программа Росконцерт оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вера Звонарёва

Звонарёва проиграла американке Крюгер в квалификации турнира в Страсбурге






В 2024 году пенсию по старости можно оформить за несколько часов

Российские Citroen C5 Aircross начинают продавать онлайн с доставкой на автовозах

Опрос «СГ»: более половины россиян участвуют в субботниках

Cadillac насмерть сбил пенсионерку в центре Москвы