Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2021

Габдулла Тукай музеенда шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында сөйләячәкләр

0
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көненә багышланган «Синең исем балкысын» дип исемләнгән чара узачак. Казанда яшәүчеләр шагыйрьнең туганнары һәм якыннары турында, аның әниләргә багышланган әсәрләрен ишетә алачак, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы. Оештыручылар сөйләвенчә, чара рус һәм татар телләрендә интерактив дәрес форматында узачак. Катнашучыларга шулай ук Тукайның иң якын кешеләре белән турыдан-туры бәйле мемориаль предметлар да күрсәтеләчәк. Урыннар чикле, теләгән һәркемгә алдан +7(843)590-86-67 телефон номеры аша яки +7 (927) 440-64-62 номерына WhatsAppта язып теркәлергә кирәк.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса