Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде

0

1 февральдә, Алексеевск эшчеләр бистәсендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Аксакаллар шурасының республикакүләм гомуми җыелышы үтте. Утырыш 2022 елда эшләнелгән эшләргә хисап ясау һәм 2023 елга эш планын билгеләүгә багышланды.

Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Җыелышта Татарстан Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары һәм республика имам-мөхтәсибләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны ачып, мөхтәрәм аксакалларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламли. Шулай ук катнашучыларга Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев мөрәҗәгатьләр белән чыкты.

Алар Татарстан мөфтиятенең киңкырлы эшчәнлегенә, аерым алганда Аксакаллар шурасының яшь буынга рухи тәрбия бирү, дини-милли үзенчәлекләрне, татар телен һәм ислам мирасын саклау, мәгърифәтчелек һ.б. юнәлешләрендә куйган тырышлыкларына югары бәя бирде.

Аксакаллар Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үзләре өчен бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар хакында сөйләште. Татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатында Шура үз алдына бурычлар куйды.

Болар арасында: республикадагы мәктәпләр һәм балалалар бакчаларын, шифаханәләрне хәләл туклану белән тәэмин итү, Татарстан югары уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү, мөхтәсибәтләрдә эшләнгән татар-мөселман туристик маршрутларның актив эшләтеп җибәрү, мөселман зиратларын тәртиптә тоту кебек өлкәләрдә чаралар күрү.

Аксакалларның аерым карары Хәтер көне белән бәйле булды. Җыелышта аны гадәттәгечә 3 майда республика күләмендә барлык мәчетләрдә, ә Казанда «Кол Шәриф» мәчетендә дин, фән, җәмәгать, мәдәният әһелләре һәм барлык теләүчеләр катнашында уздырырга дип планлаштырылды. Әлеге һәм башка тәкъдимнәр утырыш резолюциясенә кертелде һәм бертавыштан кабул ителде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде






Срочники из Торопца написали «Диктант Победы»

КАЛМЫКИЯ. В Москве презентовали первый калмыцкий парфюм

Куклачев обратился к поклонникам впервые после перенесенного инфаркта

В Белгороде работает выставка, посвящённая 50-летию начала строительства БАМа