Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Волгоградта Иосиф Сталинга һәйкәл куйганнар

0

Волгоградка керү юлларында шәһәр исеме язылган табличкаларны «Сталинград»ка алыштырганнар. Моннан тыш, шәһәрдә Иосиф Сталинга, шулай ук Александр Василевский һәм Георгий Жуковка һәйкәлләр куйганнар. Сергей Щербаковның авторлыгындагы скульптуралар «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы янында урнаштырылган.

Һәйкәлләр ачу чарасында скульптор билгеләп үткәнчә, тарихтан беркемне дә сызып ташларга ярамый. «Сталин - безнең ил өчен тарихи, гигант фигура. Ансыз ничек? Сталинград Сталиннан башка? Истәлек булырга тиеш. Беренчедән, берьюлы өч бюст ясалды, аерылып куелмады. Сталинград сугышы вакытындагы өч командир», - дип китерә Газета.ru аның сүзләрен. Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң һәйкәлләр калырмы яки юкмы, аныкланмый.

Волгоград шәһәренә «Сталинград» исеме елына тугыз көнгә үзгәртелә, шул исәптән, 2 февральдә –  Сталинград сугышында Җиңүне бәйрәм итү уңаеннан. Бәйрәм чараларына иртәгә шәһәргә Президент Владимир Путин киләчәк – бу мәгълүматны бүген Кремльдә расладылар.

Искәртеп узабыз, «Татар-информ» Чаллыда 25 нче комплекста хосусый мәктәп территориясендә совет юлбашчысы Иосиф Сталинга Татарстандагы беренче һәйкәл барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештермичә хосусый мәктәп җитәкчесе инициативасы белән куелган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Чех Легечка пожелал здоровья россиянину Медведеву, который снялся с их матча






Четыре самодельных дрона нашли в багажнике авто в центре Москвы

Что можно отметить в этот день

«Динамо» на 95-й минуте вырвало победу у «Сочи» и вышло на первое место в турнирной таблице

В Пулково задерживаются пять рейсов