Чит төбәкләрдәге татар мәгълүмат чаралары арасында «Хәбәр» бәйгесе игълан ителә
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтәге татар телендәге газета, теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында I «Хәбәр» Бөтенроссия бәйгесен игълан итә.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс 2023 елның 1 февраленнән 30 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Бәйгегә 2022 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның 30 сентябренә кадәр матбугатта чыккан һәм эфирда яңгыраган эшләр кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Төбәктәге татар тормышы» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессы һәм үз төбәкләрендәге күренекле татар шәхесләренә багышланган эшләр кабул ителә);
«Яшь хәбәрче» (әлеге номинациягә V-XI сыйныфларда укучы яшь хәбәрчеләрнең матбугатта чыккан яки эфирда яңгыраган татар телендәге материаллар циклы кабул ителә).