Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Миңнеханов: Сәнәгать үсеше һәм уңайлы мохитне саклау арасында баланс тәэмин итәргә кирәк

0

Татарстан өчен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өстенлекле бурычлар булып тора. Республиканың һәм тулаем илнең тотрыклы үсеше аларны хәл итүгә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Идел-Чулман төбәкара идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау - бу җирдә яшәүче кешеләрнең яшәү сыйфаты. Без - техноген республика, безгә әйләнә-тирә мохиткә һәм (табигый) ресурсларга игътибар белән карарга кирәк. Безнең зур нефть сәнәгате, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы бар», - диде ул.

Узган ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, алар төбәктә начар түгел. Татарстанда 35,7 млн тонна нефть чыгарылган, сәнәгать продукциясе күләме 6,6 процентка арткан, республика бу күрсәткеч буенча илдәге дүртенче урында тора. Тулаем төбәк продукты 3,8 трлн сумга җитте, бу ил буенча алтынчы позиция дигән сүз.

«Безнең бурыч - сәнәгать үсеше һәм кешеләргә яшәү өчен уңайлы мохитне саклап калу арасында баланс булдыру. Республикада «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аны үтәүгә былтыр 6,8 млрд сум бүлеп бирелгән иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Паула Бадос и Стефанос Циципас расстались | Виды спорта






Гандбольный клуб «Чеховские медведи» вышел в финал Суперлиги

Депутат Мособлдумы поздравил Днем Победы ветеранов Балашихи

Минобороны опубликовало видео Парада Победы в Москве глазами лётчиков ВКС

Медицинская клиника в Чертаново: удобное расположение рядом с метро Пражская и высокий уровень обслуживания