Самарада татар халкы тарихына багышланган экскурсия була
19 февральдә Самарада борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр татар халкы тарихына багышланган өч сәгатьлек автобус экскурсиясе узачак. Экскурсиягә 11 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янында җыелалар.
«Барлык кызыксынучыларны Самара буйлап экскурсиягә чакырабыз. Экскурсиядә сез Җәмигъ һәм Тарихи мәчетләрдә, аларның музейларында, Иске Татар бистәсе урамнарында, Дан мәйданында булачаксыз», - дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.
Шулай ук Идел буе Болгар дәүләтенеңдә тарихы турында белергә мөмкин булачак, экскурсовод спорт сарае янындагы беренче Җәмигъ мәчете, Самарада төрле елларда яшәгән мәшһүр кешеләр турында да күп кызыклы мәгълүмат сөйләячәк.