Путин Мәскәү Кремлендә КФУ галименә фән һәм инновацияләр өлкәсендә премия тапшырды
Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты Ирек Мөхәмәтдиновка 2022 елда яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә дәүләт премиясен тапшырды. Бүләкләү Мәскәү Кремлендә узды.
Мөхәмәтдинов катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен акватермолиз катализаторларын ясаган өчен билгеләп үтелде.
«Владимир Владимирович, сезгә, Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советына фәнни нәтиҗәгә керткән өлешемне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм, ул югары үзле нефть чыгаруны сизелерлек үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк», – диде премия лауреаты.