Төркиядә җир тетрәүләрдән һәлак булучылар саны 19 меңгә якынлашты
Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 18 мең 991 булды, 75 меңнән артык кеше яраланган. Шулай итеп, әлеге җир тетрәү – 1939 елгы афәттән соң иң җимергече. Җомга көнне президент Рәҗәп Тайип Эрдоган шулай дип хәбәр итте.
«Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлакәттән зыян күргән ун провинциядә 18 991 кеше үлгән. Зыян күрүчеләр - 75 523», – дип белдерде Эрдоган брифингта. Бу хакта РИА Новости яза.
Шулай ук җомга көнне Төркиянең гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләренә юл куймау һәм бетерү идарәсе (AFАD) һәлакәт зонасыннан 80 меңнән артык кеше эвакуацияләнүен хәбәр итте.