Самара өлкәсендә кечкенә балаларга Габдулла Тукайга багышланган дәрес уздырганнар
Самара өлкәсенең Яңа Усман авылы китапханәсендә «Габдулла Тукай – балаларга» дип исемләнгән чара уздырылды. Ул балаларны татар язучылары иҗаты белән таныштыру максатыннан оештырылды. «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.
Чарага «Ләйсән» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Башта балалар татарлар өчен гимн булган «Туган тел» шигыре белән танышты.
Аннары балаларга шагыйрьнең кыскача биографиясен сөйләделәр. Балалар аның яраткан уены - «Ачык авыз» уены турында мәгълүмат алды һәм уйнап карады. «Гали белән кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Бишек җыры» шигырьләрен тыңлады. Татар телендә «Су анасы», «Шүрәле» мультфильмнарын карады.
Балаларга татарча әкиятне аңлау бик авыр булды, чөнки алар рус телен яхшырак белә. Соңрак сабыйлар Габдулла Тукайның әкият геройларын ясады, диелә хәбәрдә.