Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасына Менделеевскидан гуманитар ярдәм илтәчәк

0
Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасына Менделеевскидан гуманитар ярдәм илтәчәк

Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Ул – машиналар, бинокльләр һәм мичләрдән торган махсус йөк. Аны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев озата бара.

Шәһәр Советы депутаты Рамилә Салеева ярдәме белән хәрбиләргә 15 бинокль сатып алынган. Шулай ук район советы депутаты Константин Павлов ярдәмендә ике УАЗ машинасы алганнар. Бер УАЗ «Ветеран» шәхси хәрби компаниясенә җибәреләчәк. Икенче машинаны һәм район эшмәкәрләре ясаган мичләрне Эдуард Шәрәфиев шәхсән үзе илтеп бирәчәк.

Берничә көн элек ул махсус хәрби операция зонасыннан кайтты, ул анда үз теләге белән хәрби хезмәткә китүче буларак өч ай булды. Шәрәфиев районга эш сәфәре белән килде, шәһәр һәм район мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды, гуманитар миссияләрнең әһәмияте турында сөйләде.

«Кәгазьгә язган барлык хәбәрләр, шәмнәр, челтәрләр һәм гуманитар ярдәм хәрбиләргә барып җитә һәм җылы хисләр бүләк итә, ул бик кадерле. Бу эштә катнашкан һәм хатлар, рәсемнәр җибәргән һәрберегезгә рәхмәт. Анда, өйдән еракта, алар аеруча кыйммәтле. Ватанны, гаиләгезне яратыгыз, үз көчегезгә ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз», – дип мөрәҗәгать итте Эдуард Шәрәфиев укучыларга.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты шулай ук балаларны интернетта һәм социаль челтәрләрдә алып барыла торган мәгълүмати һөҗүмгә бирешмәскә, килгән мәгълүматка тәнкыйди яктан карарга чакырды.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев очрашуның модераторы булды. Аның тәкъдиме буенча Эдуард Шәрәфиев белән очрашуга хәрбиләрнең балалары чакырылган. «Сезнең әтиләрегез - чын герой, без алар белән горурланабыз! Алар һичшиксез кире кайтачак! Эдуард Сөләймановичны сезнең белән очраштыру өчен, әтиләрегез кебек кыю кешеләрнең көннәре турында сез белсен өчен махсус чакырдык», – диде балаларга Радмир Беляев.

Мобилизацияләнгән кешеләрнең хатыннарының берсе хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен дә Эдуард Шәрәфиев белән очрашу уздырырга тәкъдим итте. Менделеевск районы Татарстан Дәүләт Советы депутаты махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнан соң барган беренче район булды.

Район матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, Менделеевскидан гуманитар ярдәм ай саен җибәрелә. Бүгенге көндә 30 миллион сумлык 70 тоннага якын йөк киткән.

Фото: Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев раскритиковал график соревнований в туре






Александр Лукашенко рассказал коллегам по ЕАЭС о неудачах и задачах Союза

МИД рекомендовал россиянам «учитывать имеющиеся риски» при планировании поездок в эту стану

Воробьёв возложил цветы к Могиле Неизвестного Солдата в Москве

Начались переговоры Путина с Пашиняном