Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

«Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» китабы тәкъдим ителде

0
«Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» китабы тәкъдим ителде

Чиләбе өлкә фәнни китапханәсендә  «Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» китабы тәкъдим ителде.

Антологиядә 18 шагыйрьнең иҗаты урын алган. Алар арасында Габдрахман Теләш, Әхмәт Рәфыйков, Басыйр Рәфыйков, Сәлим Фатыйхов, Нурулхак Фәйзуллин, Рөстәм Вәлиев, Салисә Гәрәева, Венера Нуретдинова һәм башкалар бар.

Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы рәисе Лена Колесникова китапны чыгару идеясенең барлыкка килү тарихын сөйләде.

«Идея бик күптәннән бар иде. Бу хыялны Ирек Сабиров чынга ашырды. Антология аның соңгы эше булды. Җыентыкны тәмамлап килгәндә, ул вафат булды. Бер елдан соң без аның эшен дәвам иттек. Бу китапның чыгуы белән бик горурланам. Алар иҗатында безнең өлкә тарихы да чагыла. Күбесе Татарстанда туса да, тормышының бер өлешен Чиләбе өлкәсе белән бәйли», - дип сөйләде ул.

  • Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров 2020 елның 20 октябрендә вафат булды.

Шагыйрә, Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге 81нче мәктәбенең татар теле укытучысы Сания Шевченко сүзләренчә, үз әсәрләренең бу китапта чыгачагын ул башта белмәгән.

«Бу китап безнең халык өчен бик мөһим. Танылган язучыларыбыз арасында булу - зур бәхет. Бу китап мәңгелек», - диде ул.

Чиләбе өлкәсе депутаты Игорь Егоров фикеренчә, бу китап рус укучысы өчен дә кызыклы.

«Мондый уникаль китаплар чыкканда тел яши. Бу китап бөтен кеше өчен кызыклы булыр, дип ышанам», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP






Подмосковные поисковики помогли перезахоронить 800 бойцов Великой Отечественной войны

Фестиваль «Московская весна» приглашает детей на мастер-классы

Концерт для ветеранов к 9 Мая прошел в театре «Наш Дом» в Химках

Премьер Армении обсудит с Путиным вопросы безопасности в закрытом режиме