Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

«Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен республика слеты оештырылачак

0

17-19 февральдә Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләрнең V слеты узачак. Ул эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашуга әзерләнү өчен семинар-тренинг рәвешендә үтә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов белдергәнчә, слет инде бишенче тапкыр үткәрелә. «Без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Фестиваль аның ярдәме белән оештырыла, ул яшьләребезнең иҗади һәм башка төрле язмышына карата битараф түгел», - дип искәртте проект җитәкчесе.

Слет барышында анда катнашучылар хореография, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм сәхнә сөйләме буенча курслар уза. Командаларда номерлар әзерләү, Татарстан һәм Россиянең сәнгать осталары белән театраль номерлар куюга аерым игътибар бирелә.

Слетта Татарстан предприятиеләре һәм учреждениеләренең 120гә якын хезмәткәре катнашачак. «Нигездә, яңа катнашучылар килә, әлеге семинар-тренинглар шулар өчен оештырыла да. Әлбәттә, 10 ел дәвамында фестивальнең Гран-приена лаек булучылар да бар. Алар үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Фестиваль баскычы буйлап күтәрелә алмаучылар да бар: алар мастер-классларда катнашырга, яңа белемнәр үзләштерергә тели. Элегрәк фестивальдә ялгыз номер башкарып, хәзер команда белән чыгыш ясарга теләүчеләр дә юк түгел. Аларга команда белән эшләргә өйрәнергә кирәк», - дип ачыклык кертте ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко уступила Свентек в финале турнира WTA-1000 в Мадриде






СМИ: Власти хотят уничтожить Эстонскую Православную церковь

В МИД России рекомендовали россиянам учитывать риски при поездках в Мексику

Александр Лукашенко рассказал коллегам по ЕАЭС о неудачах и задачах Союза

Воробьёв возложил цветы к Могиле Неизвестного Солдата в Москве