Самара татарлары унынчы ел рәттән «Боз озату» бәйрәме оештыра
5 мартта Самара өлкәсендә «Акчарлак» ял базасында «Боз озату» бәйрәме, ягъни «Сәламәтлек көне» була.
Бәйрәм Самарада 2013 елдан бирле үткәрелә. Аны Самараның «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы белән аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча «Яктылык» мәктәбе оештыра. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм программасында биатлон, чаңгы ярышлары, спорт эстафетасы, футбол, кул көрәше һәм балалар өчен кышкы уеннар кертелгән. Уеннарда катнашучылар һәм кунаклар татар халык ашлары белән сыйлана алачак, диелә хәбәрдә.