Миңнеханов Казан танк училищесы укытучысын «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде
Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесының чит телләр кафедрасы мөдире Валентина Тубальцева «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләү турындагы карарны имзалады.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Тубальцева «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга мөһим өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бүләкләнә.