Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Уфада Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури очрашуына багышланган һәйкәл куярга телиләр

0
Уфада Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури очрашуына багышланган һәйкәл куярга телиләр

«Һәйкәлнең проекты, эскизы әзер. Акча булмау сәбәпле, сынны ясый алмыйбыз», - диде «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева.

«Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева Уфада Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури очрашуына багышланган һәйкәл кую мөмкинлекләрен эзләвен әйтте.

«Һәйкәлнең проекты, эскизы әзер. Аны Башкортстанда туып, хәзер Санкт-Петербургта иҗат итүче сынчы Әхнәф Зыякаев эшләде. Эскиз Габдулла Тукайның Мәҗит Гафури белән эскәмиядә сөйләшеп утырган рәвешендә ясалган. Ул сын җанлы кебек. Анда шагыйрьләрнең мимикалары да күренә», - диде Люция Камаева ТР Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында.

Татар җәмәгатьчелеге Әхнәф Зыякаевны Санкт-Петербургта 2006 елда Габдулла Тукайга куелган һәйкәл авторы буларак белә.

«Тукай белән Гафурига багышланган проект якынча өч ел элек әзер иде. Акча булмау сәбәпле, аны тормышка ашыра алмыйбыз. Мин һәйкәл проекты буенча күп җирләрдә чыгышлар да ясадым, аны Башкортстанның социаль үсеш министрына да күрсәттем, ләкин уңай нәтиҗә юк. Башта бер эшмәкәр ярдәм кулы сузмакчы иде, тик соңыннан аның да теләге юкка чыкты», - диде Люция Камаева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Люция Камалова башлаган эшен ташларга теләми, кайчан да булса, һәйкәлне ясау мәсьәләсе хәл ителәсенә ышана.

«Яңа һәйкәл шәһәребезнең бизәге булыр иде. Ике бөек шагыйрьне дә татар һәм башкорт халкы ярата. Бу урын экскурсия маршрутларына керер иде. Тукай белән Гафури очрашкан урында – элеккеге «Сабах» кибете янындагы бакчада һәрвакыт студентлар йөри, чөнки якында гына берничә институт, аларның тулай тораклары бар», - диде Люция Камаева.

Билгеле булганча, Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури Уфада 1912 елда очраша. Бу вакытта Габдуллага 26, ә Мәҗиткә 32 яшь була. Әлеге очрашуны Мәҗит Гафури дулкынланып көтеп ала. Легендага әверелгән истәлекләр буенча, Мәҗит Гафури Габдулла Тукайга кунак сые әзерләр өчен бишмәтен сата.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Стилисты раскритиковали наряды присутствующих на инаугурации президента РФ

Киноэксперты назвали пять военных фильмов, которые стоит пересмотреть

Жапаров отметил позитивный эффект для Киргизии от интеграции в ЕАЭС

Подмосковные поисковики помогли перезахоронить 800 бойцов Великой Отечественной войны