Чиләбедә балалар арасында дини бәйгедә катнашучыларны бүләкләделәр
Чиләбе шәһәрендә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә «Мөхәммәд пәйгамбәр - әхлаклылыкның иң зур үрнәге» балалар конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр. Сыйлау һәм тәм-томнардан тыш, аларга «Тылсым тамашасы»ның чыгышы төп бүләк булды.
Яшь мөселманнар, конкурс барышында Ислам нигезләренә төшенеп, үз диннәрен хөрмәт итәргә өйрәнә, игелек һәм әхлак төшенчәләрен үзләштерә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедән тыш, дини үзәктә хатын-кызлар һәм балалар өчен атна саен дәресләр дә үткәрелә.